Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Социаль программалар дәвам иттереләчәк

2018 елда безнең республикада шулай ук төзелеш, капиталь ремонт, социаль әһәмияткә ия объектларны, торак, терлекчелек биналарын, юллар, җәмәгать киңлекләрен реконструкцияләү һ.б. буенча 20 дән артык программа эшли башлаячак. Әлеге программалар безнең районда да эшләячәк - бу максатларга капитал кертемнәр күләме 80 млн. сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Төрле программалар буенча безнең районда төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре нинди күләмдә алып барылачак? Бу сорауларны без район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура буенча урынбасары Ринат Габетдиновка бирдек.
- Хәзер республика программалары буенча нинди объектлар төзелүе һәм күпме акча бүленеп бирелүе мәгълүмдер, мөгаен?
- Әйе, барлык программалар буенча диярлек финанслау күләме билгеле инде, подрядчылар да билгеләнгән, кайбер эшләр инде алып та барыла.
- Агымдагы елда районда нинди социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары пәйда булачак, нинди объектларда капиталь ремонт үткәреләчәк?
- Төзелештән башлыйк. Рус Чабаксары авылында 50 урынга исәпләнгән күп функцияле яңа үзәк төзеләчәк (6 млн. 653 мең сумлык). Шахмайда авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы төзелә башлаячак. Капитал кертү күләме 6 млн. сум тәшкил итәчәк, хәзер объектны газ, су һәм электр белән тәэмин итүнең техник шартларына документлар ясала.
Универсаль спорт мәйданчыкларын төзү дәвам итәчәк. Быел мондый мәйданчык Красный Октябрь поселогында пәйда булачак. Финанслау 2 млн. 613 мең сум тәшкил итәчәк.
Агымдагы елда Акбүредә территориясен дә төзекләндереп яңа ФАП төзеләчәк. Подрядчы билгеләнгән, бу максатларга 2,904 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Капиталь ремонт планына Яңа Чишмә РҮХ (25,8 млн. сум), Шахмай клубы (6,732 млн. сум), Красный Октябрьдәге "Кояшкай" балалар бакчасы (6,152 млн. сум) кертелде.
- Районда торак төзелешенең нинди программалары буенча эшләр алып барылачак?
- Әлеге бүлек берничә программаны үз эченә алачак. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча программага Яңа Чишмәдә Ленин урамындагы 29 нчы номерлы йорт (1,544 млн. сум) һәм Совет урамындагы 82 нче йорт (2,793 млн. сум) керде. Ятим балаларга торак төзү программасы буенча 4 йорт төзү планлаштырыла.
- Коммуналь хуҗалык, электр белән тәэмин итү өлкәсендә нинди төр эшләр алып барылачак?
- Район үзәгендә биологик чистарту корылмаларына капиталь ремонт эшләре планлаштырылды (10,319 млн. сум). Архангел Бистәсендә (1,5 км) һәм Ленинода (2,6 км) "Чиста су" программасы буенча суүткәргеч төзү алып барылачак. Бюджет өлкәсендәге объектларда мичләрне һәм пар казаннарын (котельный) алыштыру программасы буенча Волчья Бистәсе клубында бер мич, Петропавел клубында - ике, Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасында ике мич алыштырылачак. 2014 елдан авыллардагы урам яктырткычларын яңадан торгызу буенча программа эшли. Ул быел да дәвам итәчәк, 12 торак пунктта (Шахмай, Чаллы Башы, Әдәмсә, Акъяр, Ленино, Архангел,Петропавел, Екатерина Бистәләре, Чуаш Чабаксары, Красный Октябрь, Зирекле һәм район үзәге) 2,5 млн. сум акча үзләштерелергә тиеш.
- Авыл җирлегендә юллар торышы һәрчак иң мөһим мәсьәлә булып тора. Әлеге юнәлештә районда күп нәрсәләр эшләнә, 2018 елга нәрсә планлаштырылган?
- Капитал кертүләрнең иң зур күләме нәкъ менә юл төзелеше өлешенә туры килә. Быел 47,9 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Халык арасында юллар проблемасы бик актуаль булганга күрә, моңа күбрәк тукталып үтәсе килә. Агымдагы елда район үзәгендәге Ленин урамы, 44-46 йортлар (0,2 км), Болын (0,297 км), Май (0,207 км), Д. Бедный (0,29 км), Пролетар /Заливная (800 кв.м.), Гагарин (0,3 км) һәм көнбатыш микрорайонында (0,5 км), авылларда: Рус Чабаксарында (300 кв.м.) һәм Акъярда (0,3 км) юл-урам челтәрләрен ремонтлау (асфальт-бетон түшәмә белән) планлаштырылган. Моннан кала, район үзәгендә Ленин урамындагы тротуарны (0,7 км) ремонтлау, Попов урамына (0,147 км) һәм Гряда поселогына (0,735 км) вак ташлы-комлы катнашма түшәү һәм ямау эшләре (1500 кв.м) планлаштырылган. Чертуш авылында Сөембикә урамына (0,9 км), Зирекледә Ворошилов урамы (1,1 км), Екатерина Бистәсендә Яшьләр урамы (0,430 км), Әдәмсәдә Профсоюз урамына (0,610 км) вак ташлы-комлы катнашма җәеләчәк.
- Фермалар, бөртек саклау урыннары, силос-сенаж траншеялары төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары бар, алар кайсы хуҗалыкларда төзеләчәк?
- Әйе, хуҗалыклар үз акчаларын керткән очракта республика авыл хуҗалыгы оешмаларына әлеге мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтә. Алар объект төзелешенең тулаем күләменнән якынча өчтән ике өлешенә акчаларын кертәләр, өчтән бере - республика акчалары. Программага "Нурхамәтов З.М." һәм "Дегтярев М.Н." КФХ-да сенаж траншеялары төзү, фермаларны капиталь ремонтлауга "Садыйков М.Х." һәм "Архангельское" КФХ-дагы сыер фермалары, бөртек саклау биналарын капремонтлауга - "Савельев А.А.", "Козлова М.И.", "Нурхамәтов З.М." КФХ-лары, "Нефтехимагропром" ҖЧҖ (Горшковода) һәм Яңа Чишмәдәге яшелчә-бәрәңге саклау урыны кертелгән.
- 2017 елдан РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча Россиядә уңайлы шәһәр мохите өстенлекле проекты тормышка ашырыла. Районда нинди дә булса планнар бармы?
- Әйе, 2018 елда Яңа Чишмә 5 елга исәпләнгән Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү программасында катнашачак. Программа кысаларында быел район үзәгендә Ленин урамында җәяүлеләр зонасы төзү һәм каенлык скверын төзекләндерү ("Смешные цены" кибете тирәсе) планлаштырылган. Уңайлы мохит проектының төп акценты - җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы карар халык фикеренә таянып кына кабул ителәчәк. Республикадан без сорарга тиешле акчаларның күләмен белер өчен без газета аша Яңа Чишмә һәм район халкына мөрәҗәгать итеп, уңайлы ял өчен алар монда нәрсәләр булуын теләүләрен - үз тәкъдимнәрен кертүләрен сорадык.
Сайлаулар үткәрү көнендә, 18 мартта сайлау участокларында мин атап үткән зоналар (аларны төзекләндерүне халык үзе сайлаячак) проекты эскизлары буенча рейтинг тавыш бирүләр оештырылачак.
Районда тормышка ашырылучы программаларның барысы да безнең халыкның тормышын һәм көнкүрешен яхшыртуга, Яңа Чишмә районын төзекләндерүгә юнәлдерелгән.
- Ринат Хәлфәтович, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.
Әгәр дә укучыларыбызның билгеләнгән программалар буенча сораулары һәм тәкъдимнәре була калса, бу хакта әйтүләрен сорыйбыз.
Сорауларны
Ольга ИвановА бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев