Срогы чыккан “Транзит” билгесеннән файдаланган шоферларга җитди җәза бирелергә мөмкин
ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: Юл хәрәкәте кагыйдәләренә туры китереп механик транспорт чаралары һәм тагылмалар (прицеп) "Транзит" теркәлү билгесенең гамәлдә булу срогы узганчы яки аларны сатып алгач яки таможняда рәсмиләштергәннән соң 10 тәүлек эчендә Россия хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән Россия ЭЭМ дәүләт автоинспекция бүлекчәләрендә яисә башка органнарда теркәлергә тиеш....
ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә:
Юл хәрәкәте кагыйдәләренә туры китереп механик транспорт чаралары һәм тагылмалар (прицеп) "Транзит" теркәлү билгесенең гамәлдә булу срогы узганчы яки аларны сатып алгач яки таможняда рәсмиләштергәннән соң 10 тәүлек эчендә Россия хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән Россия ЭЭМ дәүләт автоинспекция бүлекчәләрендә яисә башка органнарда теркәлергә тиеш.
"Транзит" теркәү билгеләре 20 тәүлеккә бирелә. Аларның гамәлдә булу вакыты (срогы) узганнан соң алар гамәлдән чыккан дип исәпләнелә һәм, әгәр дә шул билгеләр белән транспорт чарасы белән идарә иткәндә, дәүләт теркәү билгеләре булмагандагы кебек үк, машина йөртүче административ тәртип бозулар турында РФ Кодексының 12.2 маддәсе, 2 өлеше буенча җаваплылыкка тартыла - машина йөртүчегә 5000 сум күләмендә административ штраф яки бер айдан өч айга чаклы транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итү каралган.
2012 елда ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан (РФ КоАП 12.2 маддәнең 2 өлеше буенча) 2 меңнән артык административ материал төзелгән. ТР буенча ЭЭМ дәүләт автоинспекциясе шоферларны транспорт чараларын үз вакытында теркәтергә чакыра. Норматив акт таләпләренә белә торып әһәмият бирмәү җитди җәза бирүгә сәбәп булып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев