Субсидияләр – кооперативларга
Халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән чираттагы киңәшмәдә 2018 елның 10 ае өчен йомгак ясалды.
Башта докладчы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова башка проблема турында җиткерде, бу - авыл җирлекләре территорияләрендә сукбай эт һәм төлкеләрне тоту турында. Эш дәвам иттерелә һәм эт хуҗаларына әлеге чорда этләрен бауда гына тотарга кирәклеген әйтергә кирәк. Аннан ул күптән түгел үзара салым буенча үткән референдумга кыскача гына йомгак ясады.
Агымдагы елның көзендә ШЯХ дә 37 кан авырулы хайван ачыкланган (2017 елда – 172). 22 ноябрьгә 26 баш тапшырылган, озак тотудагылары – 10 (октябрьдә бу саннар 1 һәм 36). – Бу эшне ел азагына чаклы төгәлләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Надежда Ивановна.
2017 ел белән чагыштырганда халык тарафыннан сөт сату кимү тенденциясе дәвам итә. 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 айда ул 518,3 тоннага (9,7 %) кимегән: эшкәртүгә – 387,7 тоннага, башка сатулар – 130,6 тонна.
Сентябрь ае белән чагыштырганда октябрьдә сөткә уртача бәя 2,86 сумга арткан – 17,88 сум, халык белән исәп-хисап ясау бәясе 2 сум 53 тиенгә арткан – 16,26 сум (КМС заводына эшкәртүгә, Аксубай районына тапшырылганны исәпкә алып). 2018 елда 10 өй өчен уртача бәя: 15,18 сум – сөт җыючылар белән, 13,83 сум – халык белән. Сөт җыючылар тарафыннан үзләренә калдырыла торган уртача бәя – 1,62 сум. Хәзерге бәяләр 2017 елның октябрь аеннан түбән: 3 сумга (сөт җыючылар белән) һәм 4 сумга (халык белән).
Октябрьдә майлылыкка 361 проба алынган, шуның 242 се сөт хәзерләүче Е.Тихонов тарафыннан (10 сөт җыючы арасыннан).
- Майлылыкка проба алу буенча эшне йомшартырга ярамый, - дип билгеләп үтте докладчы. – Сыйфатны тикшерү тотрыклы булганда гына сөтнең яхшы сортлы булуына ирешергә мөмкин, димәк бәяләр дә яхшы булачак дигән сүз.
Хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме буенча 21 ноябрьгә район ШЯХ на төрле программалар буенча республикадан 10 млн. 416 мең сум субсидия, җирле бюджеттан – 426,61 мең сум кергән. 4 декабрьдә Болгар шәһәрендә республика районнары арасында хуҗалык итүнең кече формалары буенча нәтиҗәләр ясау буенча зона киңәшмәсе булачак, анда район үзенең еллык нәтиҗәләре турында җиткерәчәк.
2019 елда дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча хуҗалык – кулланучылар кооперативы оештыру һәм аның эшенә юнәлдереләчәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче структура булдырылган. Кооператив бер эшмәкәрдән һәм берничә ШЯХ дән оештырыла. Төркем юридик коммерцияле булмаган оешмага - кооперативка теркәлә, ул (яңа гына эшкә керешкән бизнес-структура буларак) ел дәвамында 5 млн. сумга кадәр субсидия алырга һәм кооперативларга ярдәмгә төрле грант конкурсларында катнашырга хокуклы. 2019 елда субсидияләрнең төп өлешен нәкъ менә шундый кооперативлар алачак (оештыруга һәм киңәйтүгә), ТР дагы берничә район әлеге юнәлештә эшли һәм шушы субсидияләрне алганнар инде. – Безнең районда әлеге мәсьәлә белән без максатчан шөгыльләнәчәкбез, - дип билгеләп үтте Надежда Ивановна. – Шуңа күрә без терлекләре (МЭТ, куяннар, казлар һ.б.) булган ШЯХ ларга - эшкә яраклы яшьтәге, актив гаиләләргә, имзалар куйдырып, хатлар- уведомлениеләр җибәрәчәкбез. Алар анкетаны тутырырга, үзләренең ШЯХ дан кайсы продукцияне эшкәртергә һәм сатарга теләүләре турында үз фикерләрен белдерергә тиешләр. Анкеталар гомумиләштереләчәк һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
каршындагы Хуҗалык –кулланучылар кооперативларының компетенция үзәгенә карап тикшерүгә җибәреләчәк.
Сөт һәм ит продукцияләрен җыю, сату һәм эшкәртү белән шөгыльләнәчәк кооперативлар безнең район өчен иң кулае (яраклысы) булыр дип исәплим. Телибезме без, юкмы, бу вакыт таләбе һәм без бу юнәлештә барачакбыз, чөнки кооперативларны максатчан үстерү барлык республика буенча алып барылачак.
Ольга Иванова.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев