Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Сугыш геройлары һәм булачак ватанны саклаучылар очрашуы

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә Зирекле лицеенда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган чара булып үтте, - дип яза безгә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.

Чарага безнең районның әфганчы- ветераннары җыелган, алар сугыш көннәрен һәм сугышчан иптәшләрен, мәңгелеккә Әфган җирендә калган дусларын искә алганнар. Аларның барысы да: исән-сау әйләнеп кайтучылары да, һәлак булганнары да үзләренең сугышчан бурычларын намус белән үтәгәннәр.
Отставкадагы полковник Ружин Александр Вячеславович безнең районга Мәскәүдән Зирекледә яшәүче Садыйков Марат Хамәтзакир улының Әфганстанда фидакарь хезмәт итүе турында сөйләр өчен махсус килгән. Александр Ружин Маратның сугышчан командиры булган. Байтак еллар буе безнең "әфганчыбыз" сөйләмәгән нәрсәләр аның командиры сөйләгәч мәгълүм булган. Әлеге очрашуда катнашкан Зирекле лицее укучылары авылдашлары Марат Садыйковның сугышчан батырлыклары турында дулкынланып тыңлаганнар. Лицей укучыларына шундый батыр кешеләр - сугышчы интернационалчылар белән янәшә утырып аралашу зур горурлык булган һәм алар бергәләшеп фотога төшүләрен үтенгәннәр.
Лицейдагы очрашу программасының беренче өлеше төгәлләнгәннән соң, әфганчылар төркеме халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда булган, анда аларны музей хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе Кадрия Низамиева, АМЙ мөдире Зөмәрия Сәлимовалар каршылаган. Кунаклар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышлап оештырылган күргәзмә материаллары белән танышканнар. Александр Ружин безнең районда җылы кабул итүләре, Татарстанда патриотик тәрбия бирүдә зур эшләр алып барылуы турында үз фикерен белдергән.
Әфганчылар очрашуы табын янында дәвам иткән. Мидхәт Газыймов Александр Ружинга район әфганчылары турында китап бүләк иткән. Кунаклар күтәренке кәеф белән шушы көнгә багышланган чираттагы чарага Яңа Чишмәгә киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев