Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Татарстан Президентына кандидатлар выборщиклар белән очрашалар

27 июньдә Казанда теннис академиясендә "Бердәм Россия"дән Татарстан Президентына кандидатларның выборщиклар белән очрашуы булып узачак. Исегезгә төшереп үтәбез: 13 майдан 5 июньгә чаклы чорда, Татарстанның берьюлы 12 җәмәгать оешмасы президент праймеризларында катнашу өчен Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәткән иде. Алар арасында төрле берләшмә вәкилләре бар. Болар: ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре...

27 июньдә Казанда теннис академиясендә "Бердәм Россия"дән Татарстан Президентына кандидатларның выборщиклар белән очрашуы булып узачак.
Исегезгә төшереп үтәбез: 13 майдан 5 июньгә чаклы чорда, Татарстанның берьюлы 12 җәмәгать оешмасы президент праймеризларында катнашу өчен Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәткән иде. Алар арасында төрле берләшмә вәкилләре бар. Болар: ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, Татарстан Республикасы студентлар лигасы, Татарстан Республикасы фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, Казан шәһәренең асрамага (тәрбиягә) бала алучы гаиләләрнең "Без бергә!" дип аталган җәмәгать оешмасы, республика ветераннар оешмалары.
Җәмәгать эшләрендә катнашучылар тарафыннан праймеризга күрсәтелгән (тәкъдим ителгән) башка өч кандидат - бу ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм РФ президенты администрациясе эчке сәяси идарәсе экс-җитәкчесе Олег Морозов.
Булачак очрашу нәтиҗәләре буенча, выборщиклар, рейтинг тавыш бирү юлы белән, 4 кандидат арасыннан өчесен сайлаячаклар. Праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып, "Бердәм Россия" конференциясендә партия ТР Президенты постына кандидат тәкъдим итәчәк. Көтелгәнчә, конференция июль башында булачак.
Теннис академиясе бинасын сайлау юкка түгел, выборщиклар һәм чакырылган кешеләр байтак булачак, шулар исәбенә утыздан артык федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә керә. Выборщикларны Татарстанның 33 җәмәгать оешмасы (барлыгы 818 кеше) һәм "Бердәм Россия" партиясе (шулай ук 818 кеше) күрсәткәннәр. Әлеге кешеләр Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән таныштыралар. Партия эчендә алдан тавыш бирүне санау комиссиясе составына 35 кеше кергән.
Татарстан Президентына кандидатлар белән очрашуда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендә 22 кешедән торган Яңа Чишмә районы делегациясе дә катнашачак. Делегация составында выборщиклар һәм чакырылучылар сыйфатында партиянең башлангыч бүлекчәләреннән 10 секретарь - авыл җирлекләре башлыклары, "Президент белән бергә", "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" хәрәкәтләре активистлары, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы баш редакторы.
- Партия эчендә алдан тавыш бирү альтернатив нигездә узачак һәм мин үзем өчен кемгә тавыш бирәчәгемне хәл иттем инде, - ди "Бердәм Россия" партиясенең Архангел башлангыч бүлекчәсе секретаре Нина Сердюк.
-Безнең республика илдә партия Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне җәмәгать эшләрендә катнашучыларга ышанып тапшырган беренче регион булып тора, - дип билгеләп үтте "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Мартышова. - Без кандидатлар чыгышын игътибар белән тыңлап, дүрт кеше арасыннан иң лаеклысын сайларбыз.
-Кандидатлар белән очрашу нәтиҗәләре буенча выборщиклар дүрт кандидат арасыннан өчесен сайлаячаклар, - ди "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова. - Июль башында партия конференциясе булачак һәм шул вакытта Татарстан Президенты сайлауларына бер кандидат исеме билгеле булачак.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев