Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Терлекчелектәге күрсәткечләр куандырмый

Авыл җирлеге башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән узган чираттагы киңәшмәдә терлекчелектәге 5 айлык эш нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләре йомгаклары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Язгы чәчү эшләренең нәтиҗәләре турында «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин мәгълүмат бирде. Нигездә, кукуруздан тыш, сабан культураларын чәчү төгәлләнде (кукурузны тагын 2 мең гектарлык мәйданда чәчәргә кирәк). Чәчүлекләрнең торышы канәгатьләнерлек, әмма көннәр яңгырлы булу сәбәпле, анда чүп үләннәре күп булачак, шуңа да чәчүлекләрне карап торырга кирәк. Күпчелек хуҗалыклар сабан культуралары орлыкларын яңартканнар, барлыгы 516 тонна югары репродукцияле орлык сатып алынган.
- Орлыкларны яңарту, минераль ашламалар кертү буенча зур эшләр башкарылды, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Кызганычка каршы, яңгырлы һава торышы әлегә чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы көрәш алып барырга мөмкинлек бирми. Отчетлардан күренгәнчә, бер генә хуҗалык та борчак чәчмәгән һәм башка бөртекле-кузаклы культуралар да бик аз мәйданны били. Өстәвенә, кайбер хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрнең 30%ын сөрергә кирәк, чөнки алар инде күптәнге һәм яхшы уңыш бирмәячәк.
Барлык хуҗалыкларга да азык культуралары мәйданнарын арттыру турында уйларга кирәк, чөнки узган кышта барысы да азык җитмәүне сизделәр.
Аннары район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов агымдагы елның 5 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә җентекле анализ ясады.
- Кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда барлык нәтиҗәләр тискәре, - дип билгеләп үтте ул. - Сыерлар саны 1584, сарыклар - 492, атлар - 44 башка кимегән.
10,3 мең тонна сөт савылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 1,5 мең тоннага кимрәк, сөт сату да 2021 ел дәрәҗәсеннән кимрәк (1260 тоннага).

Сыерлар саны кимегәч, бозаулар үрчеме дә азрак алынган. 5 айда бозаулар саны 1891 баш тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 772 башка кимрәк. Барлык күрсәткечләр буенча да «Агро-Основа» ҖЧҖ төп «лидер» булып тора, анда район буенча барлык терлекләрнең 30%тан артыграгы исәпләнә. Бу хуҗалыктагы күрсәткечләр елдан артык диярлек кими бара, шуңа да район башлыгы әлеге хуҗалык җитәкчеләрен гадел тәнкыйтьләде.
Терлекчелек буенча гомумрайон күрсәткечләре 2021 ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк булса да, узган елга плюс белән эшләүче хуҗалыклар да бар. Әлеге хуҗалык җитәкчеләренә күчмә кубоклар тапшырылды. «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе Раил Вәлиуллин), «Козлов А.Е.» һәм «Шакиров А. Т.» КФХлары 5 ай лидерлары дип танылды.
Киңәшмә ахырында район башлыгы терлекчелектәге эшләрнең торышына анализ ясады, Сабантуйга әзерлек һәм үткәрү, чәчүлекләрне карау, фермаларны, ындыр табакларын, машина-трактор паркларын төзекләндерү һәм чистарту, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә тукталды. 

2022 елның 5 аенда терлекчелек буенча лидерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев