Терлекләрнең баш санын арттыру – ШЯХ ны үстерүнең төп юнәлеше
19 сентябрьдә халыкның хезмәт активлыгы буенча киңәшмәдә 2019 елның сигез аена нәтиҗәләр ясалды.
Татарстанда һәм башка төбәкләрдә сөт сатып алу, сортлау, суыту һәм ташу белән шөгыльләнүче «Алтын» ҖЧҖ турында мәгълүмат белән аның директоры Рамил Исмаков чыгыш ясады. Оешма февраль аеннан районыбызның сөт җыючылары белән тыгыз хезмәттәшлек итә (бу вакыт эчендә 700 тоннадан артык сөт сатып алынган, шуның 500е - ШЯХларда), планда – эш урыннары булдырып сөт кабул итү пункты ачу. Районда эшләү өчен ҖЧҖ яңа махсус суыту техникасы белән тәэмин итә. Сөтнең бер килограммы өчен бәясе кызыктыргыч – 22,5 сум, исәп-хисап көн саен. Район башлыгы Вячеслав Козлов сөт сатып алганда вакытында исәп-хисап ясауның мөһимлеге турында сөйләде.
Төп мәсьәләләрнең берсе – ШЯХ ларда терлекләрнең баш санын саклап калу, чөнки терлекчелекне үстерүгә республика субсидияләренең күләме нәкъ менә баш санына бәйле, - дип билгеләп үтте ул. Ә район һәм республика грантлары белән бары тик мини-фермалар, гаилә фермалары, ШЯХ хуҗаларына гына ярдәм итәргә кирәк. Терлекләрнең баш санын арттыру - шәхси хуҗалыкларда төп хәрәкәт юнәлеше. Электрон хуҗалык кенәгәләреннән алынган мәгълүматларга караганда, безнең зонаның 10 районында сыерларның баш саны 23 башка кимегән, бу - 5 урын.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үзенең докладында 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер сыердан продуктлылык 72 кг - га (барлыгы 1981 кг) артуны билгеләп үтте. Әмма, элеккегечә, сөтне эшкәртүгә дә, шулай ук башка төр сатуларга тапшыруда да кимү күзәтелә-122 тоннага (3,1 %). Кызганычка каршы, 8 ай эчендә сөт җыючыларның барысына да (40 тоннадан артык) диярлек, өчесеннән тыш, сөт кире кайтарылган. Шуңа да пробаларны мөмкин кадәр ешрак алырга кирәк. Сөтнең уртача бәясе - 19,89 сум, халык белән исәпләүләр-19,79 сум (августта-19,06 сум), бу узган елның шул ук чорыннан 5 сумга артыграк. Надежда Попкова мини-фермалар төзелешен анализлады. Мини-ферма төзергә теләк белдергән 22 кешенең 10сы республика буенча үтте, алар төзелешне алып бара яки тәмамладылар инде, икесе субсидияне кире кайтарды. Таналар сатып алу өчен субсидиягә документлар аз рәсмиләштерелә – теләк белдергән 34 ШЯХның 7се генә, ди ул.
Надежда Попкова авыл җирлекләрендә печән әзерләүгә анализ ясады. 1 баш терлеккә иң күп печән Чабаксар һәм Яңа Чишмә авыл җирлекләре тарафыннан әзерләнгән. – Кайдадыр печән аз әзерләнгән икән, кышын нәкъ менә печән, салам җитмәү сәбәпле, малларны суймасыннар өчен, кешеләрне җыеп, алар белән сөйләшергә кирәк.
Чабаксар авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хезмәт активлыгын стимуллаштырудагы роле турында аның башлыгы Сергей Моляков сөйләде. Чабаксар халкының активлыгы турында -2018 елда анда 2 мини-ферма төзелүе, ә 2019 елда тагын 3 не төзүгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә документлар җыелмасы тапшырылуы да сөйли.
21 сентябрьдә безнең район Казанда узачак беренче көзге ярминкәгә чыкты. Яңа Чишмә районы өчен Яңа елга кадәр ай саен дистәгә якын сәүдә көне бүлеп бирелгән. Анда үз авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатарга теләгән ШЯХ хуҗалары үз җирлекләренең башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев