Тикшерергә һәм сүндерергә онытмагыз!
Дмитрий Шешолин: "Бернәрсәсез калганчы, бераз акча сарыф итүең хәерлерәк". 2012 елның I кварталында Яңа Чишмә районында янгынның 5 очрагы булган. Без бу бәла-каза безне читләтеп үтәр әле, дип исәпләргә гадәтләндек, чөнки без, нормаль кешеләр, артыгын эчмибез, урын-җир өстендә тәмәке тартмыйбыз, ә өйдән чыгып киткәндә, утны, газны сүндереп калдырабыз, янәсе. Кинәт,...
Дмитрий Шешолин: "Бернәрсәсез калганчы, бераз акча сарыф итүең хәерлерәк".
2012 елның I кварталында Яңа Чишмә районында янгынның 5 очрагы булган. Без бу бәла-каза безне читләтеп үтәр әле, дип исәпләргә гадәтләндек, чөнки без, нормаль кешеләр, артыгын эчмибез, урын-җир өстендә тәмәке тартмыйбыз, ә өйдән чыгып киткәндә, утны, газны сүндереп калдырабыз, янәсе. Кинәт, шундый тәртипле кешеләрнең мунчасы, гаражы һәм тагы да яманы - өе янганын ишетәбез. Ут кабынып китүнең бик еш килеп чыгу сәбәбе нидә соң һәм мал-мөлкәтне уттан ничек сакларга? Әлеге сорауларга ачыклык кертүен үтенеп без ОНД инспекторы, эчке эшләр капитаны Дмитрий Шешолинга мөрәҗәгать иттек.
Лариса ФЕДОРОВА
- Үз хезмәтләре белән туплаган милекнең янгын аркасында көлгә әйләнү сәбәпләре түбәндәгечә: мичнең нык кызуы һәм җылытыла торган бинаны караучысыз калдыру - 2 очрак, газ белән эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү - 1, электр үткәргечләрнең төзек булмавы -1 һәм электр белән җылыту приборларын кабызган хәлдә караучысыз калдыру - 1 очрак. Күргәнегезчә, барлык очракларда да кешеләр үзләре гаепле. Мунчадагы мич стенадан читтәрәк урнашкан булырга тиеш, чормадан чыга торган тимер торба кирпечтән өелергә, ә торба үзе тоташ булырга тиеш. Иске электр үткәргечләрне яңасына алмаштыру мөһим һәм бу эшне белгеч - электрик башкарырга тиеш, төзек булмаган электр приборларыннан файдаланмаска кирәк. Янгын килеп чыккан очракта, бернәрсәсез калганчы, электр приборларын яңарту-алдан бераз акча туздыру отышлырак. Кимерүчеләр хәтта яңа электр үткәргечләрне дә сафтан чыгарырга мөмкин, шуңа күрә аларны изоляцияләнгән торбаларда, ячейкаларда үткәрергә кирәк. Март салкыннары күпләргә кабат электр белән җылыту приборларын эшләтүне таләп итте, ә аларның электр үткәргечләрен җентекләп тикшерергә кирәк. Соңгы янгын очрагын тикшерү электр миче чыбыгының изоляциясе начар булуны, чыккан очкыннан ягулык-майлау матдәләренә ут кабуны (кагыйдә буларак, барлык гаражларда да идәннәргә ул сеңеп беткән) ачыклады.
Гражданнар кышкы чорда су запасы туплап булмауны беләләр булыр, электр үткәргечләрен су белән сүндерергә дә ярамый - бу куркыныч. Шуңа да тагын бер кат кабатлыйм, чыгымлы булса да, утсүндергеч алырга кирәк. Бу ялкынны башлангыч стадиясендә үк сүндерергә ярдәм итә (гарантияле), ут күп зыян салырга өлгерми дә кала. Салкын өйләрдә йорт хуҗалары газ плитәләренең духовкаларын, горелкаларын кабызып калдыралар, бу эш катгый тыела. Беренчедән, сөрем газы белән агулану, икенчедән, янәшәдә торган әйберләргә, стенага ут кабу ихтималы зур. Бу эшне һич эшләргә ярамый, бигрәк тә өйдә кечкенә балалар булганда, газ суларга озак вакыт кирәкми, уйнаган чакта алар ачык торган духовкага җиңел кабынучан уенчык яки дезодорант, яки шартлау куркынычы булган дихлофос, башка матдә тутырылган баллончик ташларга да мөмкиннәр.
Район халкын тагын бер кат искәртәм: йокларга ятканда яки өйдән чыгып киткәндә барлык электр приборларын сүндерегез, розеткаларда вилка калдырмагыз, газның сүнгән булуын тикшерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев