Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Тиз һәм нәтиҗәле эш итәбез

16 октябрьдә балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Утырышта үзенең балигъ булмаган ике баласына карата ата-ана вазыйфасын үтәмәүче Яңа Чишмәдә яшәүче М.га төзелгән протокол карап тикшерелде. Уку йорты директоры сүзләре буенча, балалар яхшы укыйлар, гимназиягә даими йөриләр, һәрчак пөхтә киенәләр, тик педагогларны балаларның мәктәптән тыш, ягъни өйдә ничек яшәүләре, ничек тукланулары һ.б. борчый. Ә өйдә әниләре спиртлы эчемлекләр куллана, беркая да эшләми, ТКХ буенча бурычы да шактый. Җавапка тартылучы 1 ноябрьдә генә эшкә чыгасын вәгъдә итте .
Комиссия рәисе Валентина Семеняк атап үтелгән оешма җитәкчесенә шалтыраткач, бу юлы биргән сүзнең ялган булмавына инанды. Яңа Чишмә гимназиясе директоры Татьяна Сырова хәбәр итүенчә, ике укучы дәресләргә йөрми икән. Качалар, укытучыларга күренмәскә тырышалар. Шул ук көнне комиссия әгъзалары сәбәпләрне ачыклау өчен гимназиядә һәм укучыларның өйләрендә булганнар. Ә сәбәпләре күптәннән билгеле һәм алар расланган инде: берсенең өендә әни кеше һәрвакыт исерек, ә яшүсмер үзенә-.зе "хуҗа", икенче укучы исә - өлкән дустыннан "үрнәк" ала.
Ленино мәктәбеннән ПДН-да исәптә торучы, үзенең мәктәбендә аерым контрольдә булган кызның дәресләр калдыруы турында хәбәр килгән. Комиссия әгъзалары Ленинога, аннан соң Рус Чабаксарына барганнар (балигъ булмаган М.ны опекага алучыдан гариза алынган). Ул үзенең гаризасында кызны тыңлата алмавын белдерә, әмма КДН утырышына чакыргач, хәзер аның барысы да яхшы дигән сылтау белән, килмәгән. Чыннан да бу шулай микән? Комиссия әгъзалары моңа үзләре инанырга тиеш.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев