“Үткәннәр турындагы хатирә – киләчәк өчен”
ТР Дәүләт комитеты 2018 елда республиканың муниципаль архивлары грант ярдәме алу буенча үткән конкурска йомгак ясады.
Анда ТР ның 31 архив бүлеге катнашкан, шулардан бары 13 е генә җиңү яулаган. Алар арасында безнең район башкарма комитеты архив бүлеге дә бар. Архив начальнигы Надежда Емельянованың “Үткәннәр турындагы хатирә – киләчәк өчен” проекты белән безнең бүлек “РФ Архив фонды сакланышын тәэмин итү буенча проектларга булышлык күрсәтү” номинациясендә җиңгән. Әлеге номинация хәзерге заман архив технологияләрен кулланып фондтан файдалануны электрон таратуларда (носитель) булдыруны күздә тота, шуңа да приз буларак безнең бүлеккә сканерлауның автоном комплексыннан торган комплект һәм анарга аксессуарлар (480000 сумлык) бирелгән.
Хәзер әлеге комплекс аркасында архив документларын нумерлау мөмкинлеге булачак, бу халыктан кергән сорауларга оператив төстә җавап кайтарырга, әһәмиятле оригиналларны сакларга, архив хезмәткәрләре һәм уку залына килүчеләр тарафыннан документлардан бер үк вакытта файдалану мөмкинлеге бирә.
Архив бүлеге әлеге конкурста икенче тапкыр катнаша (конкурс та икенче тапкыр үткәрелгән). Быел Надежда Емельянова үз проектында алты авыл Советы хуҗалык кенәгәләренең электрон фондын булдыруны максат итеп куйган. Бу Екатерина, Ленино, Петропавел, Тубылгытау, Әдәмсә, Черемухово авыл җирлекләре. Бүген архив бүлегендә алда атап үтелгән авыл Советларының 1935 елдан башлап 1942 елга чаклы 75 хуҗалык кенәгәсе саклана. Һәр 3 ел саен фондлар тулыландырыла һәм 2057 елга кабул ителгән хуҗалык кенәгәләре (1934 – 1982 еллар өчен) 832 данә тәшкил итәчәк.
- Архив бүлегенең киләчәккә төп бурычы булып фәнни һәм тарихи – мәдәни әһәмияткә ия булган документларның сакланышы тора, - дип сөйләде әңгәмә барышында Надежда Емельянова. – Һәм бу эштә документаль мирасны нумерлау мөһим әһәмияткә ия. Үз проектымда мин СССР заманындагы авыл Советларының хуҗалык кенәгәләренең электрон фондын булдырырга уйладым, моның белән тикшерүчеләр (өйрәнүчеләр), тарихчылар, архив бүлеге хезмәткәрләре дә, шулай ук архивка төрле сораулар белән килгән гади гражданнар да файдалана алачак.
Сканерлау комплексы нумерланган документларны 100% сакларга гына түгел, сканер аша чыккан документларны Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасына беркетергә дә мөмкинлек бирә.
- Проектның мөһим бурычларының берсе булып шулай ук шәҗәрә агачы төзү тора. Бүгенгесе көндә кешеләр үзләренең тамырлары белән тагы да ныграк кызыксына. Һәм хуҗалык кенәгәсе дә – генеалогик мәгълүмат чыганагының берсе ул. Чөнки бу кенәгәләрдән гаилә башлыгы, гаилә составы, милләте, җенесе, яше, хезмәте, укуы, хуҗалык зурлыгы һәм хәтта ата-бабалары яшәгән йорт корылмаларының кайчан төзелүе турында да мәгълүматлар табарга мөмкин. Үзеңнең ата-бабаларың турында олырак кешеләрдән һәм өлкән яшьтәге туганнарыңнан сораштырып, аннан хуҗалык кенәгәсеннән алынган мәгълүматлардан файдаланып бернинди авырлыкларсыз һәм тәфсилле итеп шәҗәрә агачының схемасын күз алдына китерергә мөмкин. Шуңа күрә хуҗалык кенәгәләре массакүләм тарихи чыганак булып тора һәм барыннан да күбрәк метрика кенәгәләре, чиркәүләрнең һәм мәхәлләләрнең клировый исемлеге (ведомостьлар) кызыксындырган тикшерүчеләр тарафыннан таләп ителми диярлек. Әмма, киләчәктә шәҗәрәләрне эшләү өчен хуҗалык кенәгәләренең дә кирәге чыгар дип уйлыйбыз.
Моннан тыш, халык турында бик күп мәгълүмат тупланган хуҗалык кенәгәләре башка өстәмә документлар белән бергә 1930-1940 елларда авылларның социаль-икътисади үсеш процессын тикшерергә мөмкинлек бирә.
Архив документларын нумерлау өчен комплекс сатып алу әлеге әһәмияте (бәһалы) фонд документларын тулысынча нумерлау һәм генеалогик сорауларны башкарганда файдалану мөмкинлеге бирәчәк, болай эш иткәндә документларның (төп нөсхәнең) таушалуына юл куелмый. Әлбәттә, бу эш белән шөгыльләнә башлаганчы (аны 3 ел дәвамында үткәрергә кирәк), иң элек мин “Татарстан Республикасының Дәүләт архивы” ГБУ да документларны нумерлау буенча укулар узачакмын.
- Форсаттан файдаланып, яңачишмәлеләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР оешуга 100 ел булуны бәйрәм итәр алдыннан архив бүлеге тарафыннан шәхси сыйфаттагы документларны һәм фотодокументларны кабул итү буенча эш алып барыла. Шәхси яки гаилә архивлары зур тарихи һәм әхлакый кыйммәткә ия байтак кызыклы мәгълүматларны үз эченә ала. Шәхси документлардан, кагыйдә буларак, кешенең биографиясен, аның икътисад, фән, мәдәният һәм эшчәнлекнең башка өлкәләренә керткән өлеше турында белергә була. Болар язучыларның, крайны өйрәнүчеләрнең, районның мактаулы гражданнарының, Бөек Ватан, Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучыларның, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау,мәгариф, мәдәният һ.б. өлкәләрдә эшләгән атказанган хезмәткәрләрнең документлары булырга мөмкин.
Кызыксынган сорауларыгыз буенча һәм фоторәсемнәр, язмалар, фронт хатлары һ.б. булса архив бүлегенә (Совет урамы, 80 йорт, каб. 101) яки Arhiv.Nsm@tatar.ru электрон почта аша, 8 (84348) 2-22-75 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Һәр кеше белән эш аерым алып барылачак. Әйдәгез, туган ягыбыз тарихын мәңгеләштерүдә районыбызга бергәләп булышыйк!
Ольга ИВАНОВА
әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев