Буревестник авыл җирлеге депутатлар советының киңәйтелгән 34 нче утырышында АҖ башлыгы Иван Улитин узган 2017 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады. Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов, АҖ депутатлары һәм Волчья Бистәсе халкы катнашты.
АҖ башлыгы үз чыгышын авыл халкы тарафыннан узган ел отчет сессиясендә күтәрелгән мәсьәләләр буенча эшләнгән эшләр турында отчет тотудан башлады. Бу: канализация люклары буенча - люкларда капкачлар бар, шулай ук канализация суларын үзвакытында суыртып алу буенча эш көйләнгән; мәктәпкә илтүче юлны чистарту буенча - юл үзвакытында кардан арындырыла; Үзәк урамдагы һәм авылга керү юлын ремонтлау буенча - бу мәсьәлә ачык кала бирә, чөнки бюджет акчасы юлларны норматив хәлгә китерү мөмкинлеге бирми.
АҖ администрациясе эшендә төп бурычлар: АҖ бюджетын үтәү; мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләренең өзлексез эшен тәэмин итү; торак пункт территориясен төзекләндерү, инфраструктура үсеше, авыл халкының эшчәнлеген тәэмин итү; икътисадны ныгыту һәм үстерү максатында оешмалар белән үзара бәйләнештә булу.
АҖ бюджеты 102,9 % ка үтәлгән. Бистәдә проблема бар - бу почта бүлекчәсе хезмәткәре булмау, шуңа да авыл халкы почтасыз калган. Аны ябу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне борчуга салган. Шулай ук саклык банкының күчмә машинасы хезмәте дә таләп ителә. Авыл халкының балалар бакчасына ремонт ясау буенча да сораулары бар. АҖ башлыгына депутатлар белән бергәләп әлеге мәсьәләләрне хәл итү кирәк булачак. АҖ башкарма комитеты каршында хатын-кызлар, ветераннар, җәмәгатьчелек советлары эшли. Иван Улитин билгеләп үткәнчә, ел дәвамында гражданнардан урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, чүп-чар чыгару, хуҗасыз этләр һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткәннәр. Барлык мәсьәләләр дә эш тәртибендә хәл ителгән.
Эштә юллар торышы, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү системасы, янгын куркынычсызлыгы, авылны төзекләндерү мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.
Юллар торышы. Волчья Бистәсендә биш урам исәпләнә - аларның гомуми озынлыгы 11,5 км, шул исәптә каты түшәмәле юллар 0,5 км, вак таш-комлы катнашмалы юл 6,2 км, 0,18 км юлга үзара салым акчасына вак таш салынган.
Урамнарны яктырту. Авыл урамнарында 90 урам фонаре теркәлгән. Отчет елында өстәмә 7 светодиод лампа урнаштырылган. Бүгенгесе көнгә урамнарда якты, янган лампаларны алыштыру үзвакытында башкарыла.
Су белән тәэмин итү. Челтәрнең гомуми озынлыгы 5,6 км. Хезмәткә 1 скважина, 1 суэтем башнясы, 4 янгын сүндерү гидранты керә. Суүткәргеч челтәрләргә 133 йорт (гомуми йортлар саныннан 98,5 % тәшкил итә), шулай ук мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, АМЙ, пекарня тоташтырылган.
Янгын куркынычсызлыгы. Хакимият янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын куркынычы булган чорга 1 мотопомпа бар һәм 3500 сумга 2 янгын сүндерү җиңсәсе сатып алынган. Янгын сүндерү өчен "Козлова М.И." КФХ техникасы һәм су савытлары җәлеп ителә. Хәзергесе вакытта кеше яшәми торган йортларны һәм корылмаларны ачыклау, аларны тикшерү буенча эш алып барыла, андый йортлар 7.
Төзекләндерү. Оешмалар, мәктәп укучылары һәм авыл халкы авылны төзекләндерүдә актив катнашкан, җирлек территориясендә 270 агач утыртылган, юл һәм урам буйларындагы үләннәр системалы рәвештә чабып алынган, зират өстендәге 30 дан артык агач кисеп алынган, елгалар һәм күлләр чистартылган. Авыл халкы тарафыннан даими төстә йорт яны тирәләре чүп үләннәреннән һәм көнкүреш чүп-чарларыннан чистартыла. "Чиста шәһәр" компаниясе көнкүреш чүпләрен чыгару (ташу) белән шөгыльләнә.
АҖ территориясендә 327 кеше яши.
Халык саны 52 кешегә кимегән,
монда даими яшәү өчен шәһәрләргә күчеп киткән гаиләләр керә.
Пенсионерлар - 86,
Студентлар - 13 кеше,
18 яшькәчә балалар - 8.
2017 елда 8 кеше үлгән (картлык буенча - 3,
авырып үлүчеләр - 2,
бәхетсезлек очраклары буенча - 3 кеше).
2017 елда 5 никах теркәлгән, 4 бала туган.
Халыкның мәшгульлеге
Эшкә яраклылар -
215 кеше.
Эшләүчеләр - 155 кеше:
районнан читтә эшләүчеләр - 34,
авыл хуҗалыгында - 51,
бюджет оешмаларында - 37,
нефтьчеләрдә - 16,
башка оешмаларда -
17 кеше.
Эшсезләр - 47 кеше.
Гаилә бюджетында өстәмә керем чыганагы булып шәхси хуҗалык тора, ә кайберәүләр өчен ул бердәнбер һәм төп керем чыганагы.
Авыл җирлеге территориясендә 135 хуҗалык бар. 34 йортта барлыгы
88 баш МЭТ асрала,
шул исәптә 19 сыер. Дуңгызлар - 105 баш,
сарыклар - 60,
кәҗәләр -23,
1 ат исәпләнә.
Авыл кешесенә төрле субсидияләр сыйфатында ярдәм итү буенча районда республика программалары эшләүгә дә карамастан, 92 хуҗалыкта мөгезле эре терлекне бөтенләй асрамыйлар.
Нәтиҗәсе: 2017 елда барлык каналлар буенча 656 центнер сөт сатылган, бу үткән елдагыдан 120 центнерга кимрәк. Волчья Бистәсендә халык арасында иң яхшы сөт тапшыручы булып элеккегечә Валентин Остолопов кала.
Быелгысы елга төп бурыч - яшьләрне авылда калдыру. Шулай ук үзкеремнәрне арттыру буенча эшне дәвам итү; ШЯХ-ларда терлекләрнең баш санын саклау һәм арттыру.
Үзара салым буенча 100000 сумнан артык акча җыярга һәм 400000 сум күләмендә республика бюджетыннан субсидия алырга ниятлиләр. Бу акчаларны авыл читендәге юлларны норматив хәлгә китерүгә, ротор чапкыч сатып алуга, урам яктырткычларын ремонтлауга, су белән тәэмин итү объектларына хезмәт күрсәтүгә тотарга уйлыйлар.
Аннан сүз район башлыгы Вячеслав Козловка бирелде. Ул кыскача гына райондагы эшләрнең нәтиҗәләре турында сөйләп үтте, без күпчелек күрсәткечләр буенча республикада яхшы позицияне билибез, монда район халкының өлеше зур, диде.
Гомуми тавыш бирүләр белән Буревестник АҖ эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Лариса Федорова
Нет комментариев