Ун айга нәтиҗә
Узган пәнҗешәмбе көнне Советның кече утырышлар залында терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә булып үтте. Анда агымдагы елның 10 аенда терлекчелектәге эшләргә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов һәм аның белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары,...
Узган пәнҗешәмбе көнне Советның кече утырышлар залында терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә булып үтте. Анда агымдагы елның 10 аенда терлекчелектәге эшләргә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов һәм аның белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр, кайбер оешма җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә башланганчы Вячеслав Козлов "Татарстан" агрофирмасы генераль директоры Гомәр Сөләймановны туган көне белән котлады һәм аңа бүләк тапшырды.
Район башлыгы җыелучыларның игътибарын белгечләр белән эшләү, аларга тиешле шартлар тудыру һәм, барыннан да бигрәк, торак төзү кирәклегенә юнәлтте. Авыл хуҗалыгы идарәсендә әлеге торышның пассивлыгы (сүлпән) билгеләп үтелде. Хуҗалык итүче күпчелек субъектларда дәүләт отчетларын тапшыруда өзеклекләр була һәм бу мәсьәләдә тәртип бозучыларга карата районның статистика бүлеге тарафыннан тиешле чаралар кабул ителми.
Киңәшмәдә 24 формага анализ белән Сергей Баранов чыгыш ясады. Тулаем алганда, 10 ай эчендә терлекчелектәге үсеш нәтиҗәләре - уңай, дип билгеләп үтте ул. Бердәнбер кимчелек - сарыкларның баш саны кимү. МЭТнең баш саны район буенча шушы чорда - 569 га, сыерлар - 86, дуңгызлар - 312, атлар 10 башка арткан. Быел бозаулар (887), дуңгызлар (253) һәм бәрәннәр (113 башка) үткән елга караганда күбрәк алынган. Район буенча тулаем савым - 8 процентка, ә аны сату 6 процентка арткан. Сатылган сөтнең майлылыгы арту хисабыннан гына да хуҗалыкларга өстәмә рәвештә 2110 тонна сөт исәпләнгән. Ит җитештерү 12 процентка арткан.
"Татарстан" (295) һәм "Кулон" (41) агрофирмаларында, "Вәлиев Ф.Р." (53) һәм "Нурхамәтов З.М." (22) КФХларда МЭТ-нең баш санын арттыруга ирешкәннәр. "Архангельское" КФХ"-да МЭТ-нең баш саны кими.
Фермерлар Порецкий, Хорьков, Суворов һәм Зубов хуҗалыклары хисабына дуңгызларның баш саны арткан. Бер ай эчендә сарыкларның баш саны арткан (фермерлар Скоков һәм Садыйков хуҗалыклары хисабына), ә "Архангельское" КФХ"-да сарыкларның баш санын киметкәннәр (84 башка).
Сөт җитештерү ел башыннан бирле 14180 центнерга арткан. Физик авырлыкта иң күп артымны "Татарстан" агрофирмасы, "Козлов В.В.", "Зубов В.С.", "Скоков Н.А.", "Вәлиев Ф.Р." КФХ-лар биргән. Отчет чорында бер баш сыердан савып алынган сөт 3775 кг тәшкил иткән.
Козлов, Анисимов, Зубов, Нурхамәтов, Садыйков фермер хуҗалыкларында, "Татарстан" һәм "Кулон" агрофирмаларында МЭТ-дән яхшы артым алуга ирешкәннәр, "Скоков Н.А.", "Суворов А.С.", "Вәлиев Ф.Р.", "Савельев А.А." КФХ-ларда һәм "Игенче" ҖЧҖ-дә бу күрсәткечләр түбән. Фермерлар Хорьков, Савельев, Зубов һәм Порецкий дуңгызлардан яхшы артым алганнар, ә фермерлар Суворов, Артемьева һәм Садыйковлар - калышалар.
Ит җитештерү буенча "Татарстан" һәм "Кулон" агрофирмалары, "Скоков Н.А." КФХ иң күп артым алганнар. Фермерлар Баров, Киселев һәм Исхаковлар начаррак эшләгәннәр. Ел башыннан бирле районда 4627 баш бозау алынган. Иң күп артым "Татарстан" (535) һәм "Кулон" (248 баш) агрофирмаларында. Район буенча төп көтүлек таналар белән 16 башка тулыланган. Бу эштә "Архангельское" КФХ", "Козлов В.В.", "Зубов В.С.", "Скоков Н.А.", "Савельев А.А.", "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-лары яхшы эшлиләр, ә менә "Игенче" ҖЧҖ, "Садыйков М.Х." һәм "Вәлиев Ф.Р." КФХлары - калыша. Быел 1097 баш дуңгыз баласы алынган.
Үлем-китем турында сөйләгәндә, МЭТ-нең үлеме 99 башка кимегән булса да, кайбер хуҗалыкларда югалтулар әле байтак, дип билгеләп үтелде. Әйтик, "Игенче" ҖЧҖ-дә төп көтүдән бозауларның - 11,5 проценты, "Скоков Н.А." КФХ-да 8,7 проценты югалган. Район буенча тулаем уртача тапшыру авырлыгы 380 килограмм тәшкил итә. Әгәр "Козлов В.В.", «Анисимов О.А.», "Артемьева Л.Р." КФХ-да ул 500 килограммнан артыграк булса, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Вәлиев Ф.Р." һәм "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-да ул 200 кг чамасы. Шундый авырлыктагы бозауларны сату икътисадый яктан отышсыз. Хуҗалыкларда җитештерелә торган сөтнең сыйфатын яхшырту өчен резервлар җитәрлек. Күп хуҗалыкларда сөт беренче һәм икенче сорт белән тапшырыла. Киләсе елдан югары сортлы һәм майлылыгы 3,6 проценттан ким булмаган сөт тапшыручы хуҗалыклар гына сөткә субсидия алачаклар. Авыл хуҗалыгы идарәсе икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина 9 айда терлекчелек тармагында җитештерүнең икътисадый күрсәткечләренә анализ ясады. 1 шартлы башка алынган акчалата выручка төрле хуҗалыкта төрлечә. Әйтик, "Зубов В.С." КФХ-да бер шартлы баш терлектән 27300 сум табыш алынган булса, "Садыйков М.Х." КФХ-да ул нибары 15800 сум. "Татарстан" агрофирмасы үрнәгендә сөт җитештерүдә түбән рентабельлелек сәбәпләренә анализ ясалды. Төп сәбәп дип тапшырыла торган сөтнең сыйфаты түбән булу аталды, тагын сөтнең үзкыйммәтен арттыручы сәбәп - азыклар һәм аларның күп тотылуы. Агрофирмада сөтнең рентабельлелеге - 12 булса, "Козлов В.В." КФХ-да ул +57 процент. МЭТ җитештерүдә нәтиҗәлелек "Татарстан" а/ф-да минустан (40 процентка чаклы) плюс арасында ("Садыйков М.Х." КФХ-да - 25) тирбәлә. МЭТ-нең 1 центнер артым бирүенә тотылган азык та төрлечә: "Зубов В.С." КФХ-да ул - 6,9 булса, "Татарстан" агрофирмасында - 13,9 берәмлек.
Район буенча уртача хезмәт хакы - 9818 сум, "Татарстан" агрофирмасында ул 10470 сум тәшкил итсә, "Скоков Н.А." КФХ- да - 6053 сум. Төрле категория хезмәткәрләр арасында да хезмәт хакы төрлечә. Күп җитәкчеләр җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәте белән кызыксынмыйлар, күбесендә беренчел исәп тә җайга салынмаган. Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин октябрь аенда хуҗалыкларда эпидемиягә каршы алып барылган чаралар һәм ноябрь аена алда торган бурычлар турында сөйләде. "Игенче" ҖЧҖ- тә чаралар үтәлми калган. Күп хуҗалыклар сыерларның кан анализы өчен акча түләмәгән, ансыз исә малларны ашатуны баланслаштыру мөмкин түгел. Дәүләт ветеринария инспекторы Илшат Дәүләтшин тиешле слайдлар күрсәтеп, үләт базларының һәм себер түләмәле үләксәләр күмелгән җирләрнең торышы турында чыгыш ясады. Тәртипкә салу өчен 2 атна вакыт бирелде, аннан гаеплеләрне штраф көтәчәк. Киңәшмәне төгәлләп, район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы эшләргә тукталды, көннәр яңгырлы торуга карамастан, районда сөт узган елдагыдан 5,5 тоннага күбрәк сатыла, дип билгеләп үтте. "Татарстан" агрофирмасының Акъяр, Шахмай, Тубылгытау, Әдәмсә һәм Чертуш бүлекчәләре узган елгы дәрәҗәдән калышалар. Югары сыйныф укучыларына мастерскойларда һәм фермаларда производство практикасы уздыру зарурлыгына игътибар бирелде. Барлык хуҗалыкларда да орлыклар эшкәртелергә тиеш. Урыннарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә күтәрелде.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев