Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Утырышта төрле яклап фикер алыштылар

31 октябрьдә Яңа Чишмәдә «Бердәм Россия» фракциясе депутатларының 54 нче утырышы булды. Анда партиянең тагын өч яшь әгъзасына тантаналы шартларда партия билетлары тапшырылды.

Утырышта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты урынбасары Светлана Гыйниятуллина, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге партия төзелеше бүлеге баш белгече Альберт Җәләлетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Яңа Чишмә районы Советында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе алып барган утырышта Надежда Попкова, депутатлар районда милли проектларны тормышка ашыру, райондагы экологик хәл, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү турында фикер алыштылар.
Район территориясендә милли проектларны тормышка ашыру турында Надежда Попкова сөйләде. Бу 30 миллион сумнан артык суммага 7 объект. «Мәдәни мохит» проекты буенча ике авыл мәдәният йортына (Акъяр һәм Зирекле) капиталь ремонт ясалган. "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" проекты буенча 15млн. сумга 2,6 км юл ремонтланган. «Мәгариф» проекты буенча кабинетларга капиталь ремонт ясалган, шулай ук Яңа Чишмә гимназиясе һәм урта мәктәбендә яңа заманча җиһазлар сатып алынган. Әмма ремонтның сыйфаты буенча кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.
«Демография» проекты кысаларында җиһазлар урнаштырылган спорт мәйданчыгы да төзекләндерелергә тиеш иде: спорт мәйданчыгы эшләнгән, әмма районга инвентарь әлегә кадәр кайтмаган, ә китерү срогы октябрь ахырына билгеләнгән иде. Әлеге проект кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк 344 кеше диспансеризация узу өчен махсуслаштырылган автомобильдә китерелгән.
Районда экологик хәл мәсьәләсе буенча районның экология буенча депутат комиссиясе рәисе Җәлил Гайфетдинов чыгыш ясады. Аның доклады нәтиҗәләре буенча депутатлардан сорау белән ТР Экология министрлыгына чыгарга тәкъдим килде: ни өчен соңгы ике елда районда су тиешле нормаларга туры килми башлады.
«Призывник» җирле партия проектының ничек тормышка ашырылуы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк сөйләде. Районда балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла, болар: хәрби-кыр җыеннары, лагерьларда профильле сменалар, хәрби хезмәткәрләр белән хат алышу, армиягә тантаналы озату, хезмәт итеп кайткан егетләр белән түгәрәк өстәл артында очрашулар, анда аларга киләчәктә эшкә урнашу өчен төрле вакансияләр тәкъдим ителә.
- Бу юнәлештә эш актив алып барыла, әмма нәтиҗә мөһим, - дип билгеләп үтте Надежда Попкова. – Быел армиядән кайткан 20 егетнең районда яшәргә  җидесе генә калды. Без яшьләрнең өйләренә мөмкин кадәр күбрәк кайтуы белән кызыксынабыз.
Утырышның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, Россиянең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Бу көнне районыбызның 8 яшь гражданы паспорт алды. Бу тантанага күп кенә малайлар һәм кызлар әти-әниләре белән килгән иде. Чертуштан Рамазанның әнисе Миләүшә Әхмәтвәлиева улыннан да күбрәк дулкынланды кебек. «Өлкәнрәк ике балам паспортларны алай тантаналы шартларда алмады, ә хәзер бу көнне балалар өчен генә түгел, ә әти-әниләр өчен дә истәлекле һәм бәйрәмчә иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлемен. Балаң тулы хокуклы гражданга әверелә барган мизгелне күрү бик дулкынландыргыч хәл», - ди ул.
Партия билетлары алган яшь гражданнарны, шулай ук яшь "бердәмроссиялеләрне" котлаганнан соң, барысы да бассейнга юнәлделәр, анда өченче яшь  катнашучылары арасында йөзү буенча ярышларның сайлап алу туры узды.
Лариса ФЕДОРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев