Узган ел вакыйгалары
Гыйнвар азагында Ленино авылында "Ләйсән" балалар бакчасын реконструкцияләү төгәлләнде, бу исә өстәмә төркем оештыру мөмкинлеге бирде. 2 февральдә ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашында кече һәм урта бизнес вәкилләренең киңәшмәсе булып узды. 3 февральдә Яңа Чишмә районы авыл яшьләренең форумы узды, анда җирле аграр яшьләр берләшмәсе оешты. 13 февральдә...
Гыйнвар азагында Ленино авылында "Ләйсән" балалар бакчасын реконструкцияләү төгәлләнде, бу исә өстәмә төркем оештыру мөмкинлеге бирде.
2 февральдә ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашында кече һәм урта бизнес вәкилләренең киңәшмәсе булып узды.
3 февральдә Яңа Чишмә районы авыл яшьләренең форумы узды, анда җирле аграр яшьләр берләшмәсе оешты.
13 февральдә Яңа Чишмә муниципаль районының чираттагы утырышы булып узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2 мартта авыл хуҗалыгы алдынгыларының традицион слеты булып узды, слетта уңган авыл хезмәтчәннәре бүләкләнде.
4 мартта районда оешкан төстә һәм күп сайлаучылар катнашында РФ Президентын сайлаулар узды. Владимир Путинга район сайлаучыларының 97,35 проценты тавыш бирде.
13 мартта Казанда Игенчеләр сараенда Чуаш Чабаксары авыл җирлеге башлыгы Петр Петров авыл җирлекләре башлыклары арасында иң әйбәт йорт өчен премиягә тиенде. Үз территорияләрендә ШЯХ үстергәннәре өчен Тубылгы Тау һәм Акъяр авыл җирлекләре башлыклары Фәрит Фәттахов белән Данияр Гайнуллин да бүләкләнде.
20 апрельдә РМЙ-да язгы чакырылыштагы 29 егетне хәрби хезмәткә озату тантанасы булып узды.
30 апрельдә безнең районда эш визиты белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килеп китте.
5 майда районның хатын-кызлар Советы Яңа Чишмә урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы елларында район кырларында эшләгән тракторчы хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Җиңү көне алдыннан Петропавел Бистәсендә берьюлы ике өй туе узды. Сугыш ветераннарының тол калган хатыннары Елена Маслакова белән Валентина Шахова яңа өйгә күченделәр.
9 майда Яңа Чишмәдә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 67 ел тулуга багышланган митинг узды.
16 майда ТР Дәүләт Советында "Муниципаль идарә өлкәсендә иң әйбәт хезмәткәр" республика конкурсы җиңүчесе Шахмай АҖ башлыгы Рәфгат Миръякупов бүләкләнде.
22 майда Петропавел Бистәсендә хәйриячеләр акчасына торгызылучы яңа чиркәү төзелеше урынын изгеләндерү тантанасы булып узды.
28 майда "Олимп" спорт призына кикбоксинг буенча республика турниры узды.
31 майда "Козлов В.В." КФХ базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйть Нуртдинов катнашында югары сыйфатлы, югары энергетикалы азыклар хәзерләү мәсьәләләренә кагылышлы зона республика семинар-киңәшмәсе үтте.
1 июньдә районда "Аҗаган" клубы директоры Гөлшат Габетдинова откан грантка 23 балалар мәйданчыгы ачылды.
11 июньдә Яңа Чишмәдә милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде.
21 июньдә Чертуш ФАП мөдире Миләүшә Шәрифуллина "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсында җиңеп, "Фиат" автомобиле белән бүләкләнде.
2 нче биттә
Башы 1 нче биттә
29 июньдә "Татарстан" агрофирмасы территориясендә РФ Дәүләт думасы депутаты Вәгыйз Мингазов катнашында "Вамин-Татарстан" агрохолдингы бүлекчәләрендә урып-җыюга хәзерлек һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләренә кагылышлы республика семинары үтте.
25 июльдә районда эш сәфәре белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.
29 июльдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендә район делегациясе Рәсәй Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан Севастопольдә узган тантанада катнашты һәм шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә булды.
8 августта Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов ТР төзелеш һәм ТКХ министрлыгында "2011 елда ТР да иң төзек торак пункт" республика конкурсында җиңгән өчен диплом алды.
22 августта РМЙда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе булып үтте. Анда беренче сыйныфка укырга баручы 44 балага тантаналы шартларда китаплар, дәфтәрләр салынган ранецлар һәм истәлеккә йомшак уенчыклар тапшырдылар.
23 августта 62 нче яшендә эре фермер хуҗалык җитәкчесе Владимир Козловның фаҗигале төстә гомере өзелде.
25 августта Мидхәт Газыймовның җирле колхоз тарихы турында язылган "Яңа тормыш"та яңача" дип аталган китабы басылып чыкты.
3 сентябрьдә - 25 балага исәпләнгән "Крепыш" балалар бакчасы ачылды.
11 сентябрьдә элеккеге райПО базасы территориясендә терлек чалу цехы ачылды.
8 октябрьдә "Сөю" вокал ансамбле "Татар моңы" яшь башкаручыларының Халыкара телевизион конкурсы дипломанты булды.
14 октябрьдә район үзәгендә районның барлык православие динендәге халык катнашында дини бәйрәм булып үтте (праздник Покрова Пресвятой Богородицы).
15 октябрьдә, капиталь ремонттан соң, Чаллы Башы Мәдәният йорты үз эшен дәвам итте.
19 октябрьдә призывниклар көнендә миләш үсентеләреннән аллея ясалды.
25 октябрьдә районның барлык мәчетләрендә Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм тантаналары үткәрелде.
Быелгысы елның спорт сезоны фермер Николай Скоков өчен уңышлы булды.
15 ноябрьдә Яңа Чишмәдә "Жемчужина" йөзү бассейны ачылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
26 ноябрьдә безнең район территориясендә авыл халкының эштә активлыгын арттыру, аларның шәхси хуҗалыкларын алып баруда булышлык күрсәтү һ.б. мәсьәләләр буенча республика зона семинар-киңәшмәсе булып үтте. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов катнашты.
13 декабрьдә Акбүредә тантаналы шартларда "Авыл клубы" республика программасы буенча төзелгән яңа авыл Мәдәният йорты ачылды.
13 декабрьдә Красный Октябрьдә яшәүче сугышта катнашучының тол калган хатыны Рабига Гыйльметдинова "Торак-ветераннарга" Федераль программасы буенча төзелгән яңа йортка күченде.
17 декабрьдә "Архангельское" КФХ" җитәкчесе Евгений Белоглазовның гомере вакытсыз өзелде.
27 декабрьдә сәләтле балалар, ятим һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен район башлыгы чыршысы булып үтте.
28 декабрьдә Архангел Бистәсе территориясендә республика программасы буенча төзелгән яңа ФАПны ачу тантанасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев