Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Узып баручы ел вакыйгалары

1 гыйнвардан Президент указы белән Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 ел башланды. 8 гыйнварда Ленино авылында ут төртү нәтиҗәсендә зыян күргән (янган), инде торгызылган чиркәүдә районда яшәүче православие динен тотучыларны чакырып Раштуа гыйбадәте кылынды. 22 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона сайлап...

1 гыйнвардан Президент указы белән Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 ел башланды.
8 гыйнварда Ленино авылында ут төртү нәтиҗәсендә зыян күргән (янган), инде торгызылган чиркәүдә районда яшәүче православие динен тотучыларны чакырып Раштуа гыйбадәте кылынды.
22 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона сайлап алу турында Тубылгы Тау авылындагы "Ак калфак" халык ансамбленнән иң өлкән катнашучы Рәйсә Хәлилова "Өченче яшь героинясы" номинациясендә җиңү яулады.
1941 елның ноябрендә Хэбертсхаузен концлагеры төрмәсендә һәлак булган, Яңа Чишмәдән хәбәрсез югалган лейтенант, политрук Александр Клюшкинның туганнары табылды (бу хакта газетабызның 31 гыйнвар санында "Солдат язмышы турында 73 елдан соң белгәннәр" дигән язмада).
12 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин катнашында 2013 ел нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар буенча Яңа Чишмә район Советының 32 нче утырышы булып үтте.
12 мартта Акбүре мәктәбендә аерым керү юлы белән "Кояшкай" балалар бакчасы өчен яңадан үзгәртеп корылган сыйныф бүлмәләрен тантаналы шартларда ачу чарасы булып үтте.
Мартта Оборона министрлыгы акчалары хисабына һәйкәлләр куелмаган, тыныч вакытларда вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлекләрен төзү башланды.
26 апрельдә БИҮ-дә тәрбияләнүче, Екатерина мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Андрей Хорьков "ХХI гасыр Кулибиннары" яшь уйлап чыгаручыларның республика Олимпиадасы финалында катнашып алтын медальгә ия булды.
5 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән безнең районда булды һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Җиңү көне алдыннан Петропавел Бистәсендә яшәүче сугышта катнашучының кызы 84 яшьлек Александра Абрамова ветераннар программасы буенча төзелгән өйдә өй туе үткәрде.
Җиңү көне алдыннан Яңа Чишмәдә "Җиңү өчен бабайга рәхмәт!" дип аталган автоузыш булып үтте.
Сугышчы-интернационалистлар - безнең якташларыбыз турында "Сезнең исемнәрегез безнең йөрәкләрдә. Бурыч. Намус. Дан" дип аталган китап дөнья күрде. Авторлары Мидхәт Газыймов, Михаил Демидов һәм Гөлшат Габетдинова.
Шахмайда татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзигә әтисе яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелды.
Майда республика программасы буенча Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә һәм Ленино авылындагы урта мәктәптә капиталь ремонт башланды.
8 июньдә милли Сабантуй бәйрәме булып узды.
Әдәмсәдә АҖ башкарма комитеты тарафыннан отып алынган 1 млн. сум грант акчасы, район һәм бюджет акчалары хисабына 1,5 км суүткәргеч трассаны алыштырдылар.
Яңа Чишмә РҮХ табибы, хирург Илгиз Фазлыевка күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен "Татарстан Републикасының атказанган табибы" исеме бирелде.
Июнь ахырында Шахмайда яңа ФАП ачылды. Ачылу тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты.
Июнь-июльдә шәхси хуҗалыкларында 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга бушлай 77 сөт саву аппаратлары тапшырылды.
11 июльдә Ленино авылында төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов катнашында республика программасы буенча төзелгән участок ветеринария пункты ачылды.
Изге Рамазан аенда безнең районда Төркиядән килгән Шөкер хәзрәт кунак булды, ул ифтар мәҗлесләрендә дә катнашты.
25 июльдә район делегациясе Севастопольдә Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм итүдә катнашты.
14 августта Әдәмсә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә яңа һәйкәл ачылды.
20 августта Красный Октябрь поселогында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды, анда республиканың Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Август азагында һәм сентябрь башында район башлыгы Вячеслав Козлов райондагы матур гаиләләрдә булды.
27 августта педагоглар семинарында яңа гына дөнья күргән уку китабы - "Яңа Чишмә районы тарихы" тәкъдир ителде.
1 сентябрьдә Шахмай, Ленино авылларында һәм Черемухово Бистәсендә яңа спорт мәйданчыклары ачылды.
17 августта безнең район аша узган көчле давыл, бозлы яңгыр нәтиҗәсендә ТР Президенты Указы белән гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
7 сентябрьдә Ленино авылында 2013 елда ут төртүдән зыян күргән гыйбадәт йорты урынына төзелгән яңа чиркәүне изгеләндерү тантанасы булып үтте.
14 сентябрьдә яңачишмәлеләр Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда үз тавышларын бирделәр.
30 августтан 14 сентябрьгә чаклы Петропавел Бистәсеннән сугыш ветераны Григорий Иванович Быков җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә ТР Хөкүмәте оештырган теплоход сәяхәтендә булды.
2014 елда "РИТЭК" һәм "Лукойл" Хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында (5 нче) районнан 8 катнашучы җиңүчеләр арасына эләкте.
Ленино авылында эшмәкәр Татьяна Черняева сәүдә мәйданчыгы бинасында узып баручы мөселман пассажирлар өчен намаз уку бүлмәсе булдырды.
4 октябрьдә районда Корбан бәйрәме хөрмәтенә мәҗлес оештырылды, анда барлык татар авылларыннан дин әһелләре чакырылган иде.
Ленино авылында яңа чиркәүгә чаң сатып алу һәм монтажлау өчен Яңа Чишмәдә узган хәйрия концертында 24 мең сумнан артык акча җыелды.
Дзюдо буенча республика турнирында БЯСМ-дә тәрбияләнүче гимназия укучысы Алия Галимова 70 кг-га чаклы авырлык категориясендә 300 спортчы арасында көмеш медаль яулады.
6 декабрьдә "Жемчужина" бассейнында Татарстанның 7 районыннан җыелган 100 дән артык БЯСМ тәрбияләнүчеләре катнашында беренче мәртәбә массакүләм ярышлар үтте.
12 декабрьдә РМЙ-да район чибәре ачыкланды, ул "Татарстан чибәре-2014" конкурсында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X