Узып баручы елга йомгак
Үткән җомга көнне район башкарма комитетында авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә районның икътисадый үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр тикшерелде, 2011 елда аның эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Башта кайбер авыл җирлекләрендә социаль-икътисадый үсеш буенча программаның үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды. Башлыкларга үз авыл җирлекләрендә шушы программаның үтәлеше (барышы) турында һәр киңәшмәдә отчет тотарга киңәш иттеләр. Аннан соң Финанс-бюджет палатасы рәисе Л. Завалишина район һәм авыл җирлекләре буенча 2011 ел азагына бюджетның үтәлеш йомгаклары турында сөйләде. НДФЛ һәм бердәм (совокупный) керемгә алынган салым хисабына район бюджетына үз (собственный) керемнәр керү (җыелу) арткан. АҖ бюджетларында үз керемнәр буенча план 94%ка үтәлгән. Милеккә һәм җиргә салымнар түләү вакытын күчерү сәбәпле недоимкалар бар, шулай да салымнарның барлык төрләре буенча недоимкаларның проценты кимү күзәтелә. Финанс-бюджет палатасы белгече А. Митько авыл җирлекләрендә, район оешмалары һәм предприятиеләрдә электр энергиясе, табигый газ куллану һәм аларны экономияләү буенча мәгълүмат җиткерде. 8 авыл җирлегендә электр энергиясе артык (перерасход) тотылган, кайберләрендә аны куллану 2 мәртәбә арткан, тик башкалар хисабына район буенча ул 162,2 мең сумлык экономияләнгән. Район башлыгы В. Козлов электр энергиясен төгәл исәпкә алу зарурлыгы (1 лампага исәпләп), энергияне саклаучы яктырткычлар урнаштыру, аны бәрәкәтле тоту турында сөйләде. Табигый газ районда 146,6 куб.метрга артык тотылган. В. Козлов: "Кайбер оешмаларда гамәлдән чыгарылган техника торган ярым җимерек гаражларны һәм кирәкмәгән складларны җылытып яткач, нинди экономия булсын",- дип искәрде. Ул җитәкчеләргә үз оешмаларында җылылыкны бәрәкәтле тоту алымнарын табарга кушты. Актуаль мәсьәләләрнең тагын берсе - ШЯХ-ны үстерүгә кредитлар бирү. 11 айда 410 кредит бирелгән, бу 5 елга бирелгән кредитлар күләменең 69%-ы. Кайбер АҖ-дә бирелгән кредитлар саны уртача республика күрсәткеченнән югары, башка АҖ-дә халык кредитны бик аз ала - 100 йортка нибары 8-9 кредит, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу да сүлпән бара. Район башлыгы гаилә фермалары төзелешен финанслау хәл ителгән мәсьәлә, дип белдерде, АҖ башлыклары алдында торган төп бурычларның берсе - гражданнарның шәхси хуҗалыкларында булган терлек санын саклап калу, дип ассызыклады. Соңгысы нисбәтеннән РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Е. Скрынникның рәсми хаты да бар. Соңрак районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының җир участокларын арендалау, биналарны хосусыйлаштыру, торак биналарга найм өчен фатир хакы түләүләре турындагы мәгълүматы тыңланды. Болардан кала, халыктан сөт җыю, халыкны су белән тәэмин итү ("Вамин" ААҖ эшләгән АҖ-дә), ТКХ хезмәтләре өчен акча җыю (район буенча бурыч зур), юлларны чистарту, яңа елны бәйрәм итүгә хәзерлек һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев