Шушы көннәрдә районның авыл җирлекләрендә "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" тулу хөрмәтенә чыгарылган юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.
Безнең районда шундый медальләр 450 ләп сугыш ветеранына, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә тапшырылачак.
Акбүре авыл җирлегендә 25 тыл хезмәтчәне һәм өч сугыш ветераны шундый медальгә лаек булды. Сөлчәбаш авылында 7 кеше (шул исәптән 2 сугыш ветераны) юбилей медаленә тиенде. Шушы көннәрдә АҖ башлыгы һәм шушы юллар авторы аларны медаль белән сөендерде. Бу авылдан тыл хезмәтчәннәре: Әхмәдиева Гөлсем апа, ирле-хатынлы Шаяхмәтовлар (Хафиз абый белән Фәния апа), сугышта катнашучының тол калган хатыны Мохтарова Гөлсем апа, сугыш ветераны Касыйм ага Шәрифуллин, сугышта катнашкан Нәсибулла ага Шәрифулин һәм аның хатыны (тыл хезмәтчәне) Разыя апа бүләккә тиенделәр.
-Безне кайгырткан өчен зур рәхмәт, рәхмәтләребезне безгә әйбәт пенсия биреп, даими ярдәм итеп торган җитәкчеләребезгә дә ирештерегез, - диде медаль алганда сугыш ветераны Нәсибулла агай Шәрифуллин. - Ә мин барлык уңайлыклары булган йорт төзеп биргәнгә рәхмәт әйтәсем килә, без хәзер шул йортта улым һәм киленем белән рәхәтләнеп яшибез, - диде сугышта катнашучының тол калган хатыны Гөлсем апа Мохтарова.
Азат МУСИН
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев