Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Виктория Михайлова - «Балалар ил рәсеме ясый» республика конкурсы призеры

Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасында укучы кыз махсус призга ия булган.

Виктория оештыручылардан призлар алган, ә конкурстагы эксперт советының рәистәше, республиканың халык рәссамы Михаил Кузнецов аңа, конкурста иң кечкенә катнашучы буларак, картина бүләк иткән.
Татарстанда «Балалар ил рәсеме ясый» республика конкурсы инде 16 нчы тапкыр узган. Конкурс «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлегенең шул ук исемдәге проекты кысаларында уза. 
«Конкурска 10 меңнән артык рәсем килде, алар балаларның дөньяны ничек күзаллауларын һәм аларның ниләр турында уйлавын күрсәтте», - дип хәбәр итте Римма Ратникова.
«Балалар ил рәсеме ясый» конкурсын оештыручылар - «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМнең ЮХИДИ бүлеге, шулай ук «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ.
Викторияне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев