Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Взносларны 1 апрельгә чаклы түләргә

    Шәхси эшмәкәрләр 1 апрельгә чаклы Пенсия фондына иминият взнослары түләргә тиешләр.

    Эшмәкәрләрнең керемнәре турында мәгълүматлар салым хезмәтеннән алынып, түләүчеләр исемлеге белән чагыштырылачак. 1 апрельгә чаклы взнос түләмәүчеләргә срогыннан арткан һәр көн өчен пеня исәпләнәчәк.
    Әгәр исәп-хисап чорында эшмәкәрнең кереме 300 мең сумнан артмаса, түләү 19356 сум 48 тиен тәшкил итә - бусы мәҗбүри пенсия иминиятенә, мәҗбүри медицина иминиятенә 3796 сум 85 тиен түлисе, җәмгысе - 23153 сум 33 тиен була. Әгәр керем 300 мең сумнан артса, гомуми түләү күләменнән тыш, арткан суммадан 1% күләмендә тагын акча түлисе була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: