Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы.

Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Хөрмәтле район кунаклары!

12 июньдә без татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйны бәйрәм итәчәкбез. Бу якты бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Быелгы Сабантуй көне Россия көненә туры килде, без аны да билгеләп үтәчәкбез. Бу - Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт бәйрәме, милли бердәмлек символы. Без, Россия гражданнары, Ватаныбызның тарихы, мәдәнияте белән горурланабыз, ә Татарстан үз традицияләре белән әлеге күп милләтле «йортның» аерылгысыз өлеше булып тора.

Сабантуй күптәннән милли чикләрне узды һәм чын мәгънәсендә бөтенхалык һәм яраткан бәйрәмгә әверелде. Кунакчыллык, күңел ачулар, милли көрәш, төрле ярышлар белән Сабантуй төрле милләт кешеләрен берләштереп, йөрәкләрне яулый. Бу - алда мул уңыш алуга ирешү һәм яхшы ел булуына ышаныч бәйрәме. Авыл халкы аны күтәренке кәеф белән каршы ала.

Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Басуларда, фермаларда эшләүчеләргә, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, тәрбияләүчеләргә, безнең тынычлыкны саклаучыларга, нефть табучыларга, бизнеста, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Чын күңелдән барыгызга да иминлек, нык сәламәтлек, басуларда мул уңыш, өстәл тулы ризык һәм күңелле бәйрәм телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X