Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Яңа елга – әҗәтсез һәм недоимкаларсыз

22 декабрьдә районда финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы чираттагы киңәшмә булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне караганчы башта ул декабрь аенда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче АҖ башлыкларын - Екатерина Бистәсеннән Наталья Баранованы, Яңа Чишмәдән - Алексей Иванов һәм Ленинодан - Виктор Веретенниковны котлады.
Район Советының оештыру бүлеге начальнигы Елена Холина үткән киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында мәгълүмат бирде: аның барлык пунктлары үтәлгән һәм нәтиҗәле. Киңәшмә барышында үтәлеш өчен җаваплы кешеләр эшләнгән эш турында исәп-хисап тоттылар.
Быел 11 айда бюджетның үтәлеш нәтиҗәләре турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина сөйләде.
- Керемнәр буенча районның берләштерелгән бюджеты 93%ка үтәлде. Салым һәм салымныкы булмаган керемнәр планы тулысынча үтәлде, ә үз керемнәр җыю 16%ка артты, - диде ул.
15 авыл җирлеге үз керемнәр алу планын үти алды.
6 авыл җирлеге НДФЛ җыю планын үти алмады. Моңа гомум белем бирү мәктәпләренең төп мәктәп буларак күчешенә бәйле рәвештә укытучыларга хезмәт хакы түләүнең кимүе сәбәпче.
АҖ буенча милек һәм җир салымнары барлык авыл җирлекләрендә дә тулысынча җыелмаган, тик моның өчен әле вакыт бар.
Чыгыш ясаучы авыл җирлекләре буенча кредитор һәм дебитор бурычлар турында да сөйләде: алар әлләни күп түгел һәм 28 декабрьгә чаклы тулысынча капланырга да мөмкин.
Шулай ук тулаем район буенча табигый газны экономияләү турында да сөйләнде.
11 ай эчендә табигый газны куллануга анализ ясап, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда бюджет оешмалары буенча 50,4 мең куб.м. экономия алынган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, бюджетны үтәү буенча безнең район республика буенча яхшы урында, дип билгеләп үтте, шуңа да финанс - бюджет палатасы начальнигы Россия финанс министрлыгыннан Рәхмәт хаты алды, диде.
- Яңа елга кадәр санаулы көннәр генә калуны исәпкә алып, калган мәсьәләләрне хәл итү һәм яңа елга бурычларсыз керү өчен һәммәгезнең дә зур көч куеп эшләвен телим, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев