Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Яңа елга әзерләнәбез

Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан Яңа 2014 елга район предприятие һәм оешмаларын иң матур бизәүгә район конкурсы игълан ителде.

Конкурсның максаты - район үзәгендә һәм торак пунктларда бәйрәм атмосферасы булдыру, яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында оешма, предприятие һәм учреждениеләр янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: сәүдә предприятиеләрен, мәдәни-күңел ачу учреждениеләрен, белем бирү һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, оешма һәм учреждениеләрне комплекслы иң әйбәт бизәү.
Конкурс нәтиҗәләре категорияләр буенча ясалачак:
-сәүдә предприятиеләре (кибетләр, кафе, АЗС, даруханәләр);
-мәгариф учреждениеләре (мәктәпләр, балалар бакчалары);
-оешмалар һәм учреждениеләр (авыл хуҗалыгы оешмаларын да кертеп);
-авыл җирлекләре.
Җиңүчеләр өчен башкарма комитет премияләре булдырылган:
1 урынга - 5-7 мең сум
2 урынга - 3-5 мең сум
3 урынга - 2-4 мең сум.
Һәр номинация буенча гомуми сумма 16 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк, нәтиҗәләр 2013 елның 27 декабрендә ясалачак.
Конкурсның положениеләре белән Яңа Чишмә муниципаль районының novosheshminsk.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X