Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Яңа Иванаево халкы җыенда үз проблемаларын кузгатты

20 гыйнварда үткән җыенда Яңа Иванаево халкы авылда булган барлык проблемаларны кузгатып, уртага салып сөйләште. Җыенда Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк катнашты.

Җыен башланганчы авыл халкы "Сувенир" ВИА концертын карады, район хезмәтләре: РМБ, РҮХ, РПФ, мәдәният һәм социаль яклау бүлекләре җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды.
АҖ башлыгы Наталья Баранова ясаган Екатерина авыл җирлеге отчетында АҖ башкарма комитеты һәм Совет эшчәнлегендәге барлык юнәлешләр дә чагылыш тапты. Узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе үтәлгән - башкарылган: мәктәп янына автобус павильоны урнаштырылган, урам яктырткычлары алыштырылган, Яңа Иванаево авылында һәрдаим төрле чаралар үткәрелеп килә. Хәл ителмәгән ике мәсьәлә калган - Яшьләр урамындагы электр линияләре быел күчереләчәк һәм Черемухово Бистәсе ягында агачлар утыртылмый калган, тик моның өчен җирләрне алыштырасы бар, пайчыларның кишәрлекләрен теркәү өчен акча кирәк, шунлыктан бу мәсьәлә әлегә ачык кала.
АҖ башлыгы авыл халкына үзара салым акчаларын файдалану турында мәгълүмат бирде. 2016 елда шушы акчаларга (хөкүмәт биргән субсидия белән ул 550 мең сум булган) 500 метр суүткәргеч салынган, урам яктырткычлар алыштырылган, акчаның бер өлеше юлларны һәм урамнарны карап торуга тотылган. Быел 153 мең сум үзара салым акчасы җыярга ниятлиләр, республика биргән субсидияне кушып, ул акчаларга Екатерина Бистәсендәге чишмәне төзекләндерү, юлларны карап тору һәм урам яктырткыч фонарьларны алыштыру һәм ремонтлау һәм башка эшләр күздә тотыла.
Авыл халкы, нигездә, "Козлова М.И." КФХ-да, "Кулон" а/ф - да һәм бюджет оешмаларында эшли, күбесе шәхси хуҗалыкларында терлек асрый. 2016 елда 5 ШЯХ кредиты алынган. Борис Савельев һәм Алексей Карташовлар хуҗалыклары ел саен йөзләгән мең сумлык 8-10 шар тонна сөт саталар.
Кызганычка каршы, авылда әле ташландык, чүп үләннәре баскан бакчалар да аз түгел. Эшлекле халыкка анда үлән яисә башка культуралар чәчеп табыш алырга мөмкин бит.
Чыгыш ясаучы шулай ук төзекләндерү, бюджет учреждениеләре, җәмәгать оешмалары эшенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталып узды, 2017 елда ниләр эшләргә планлаштырылуы турында да әйтеп үтте. Агымдагы ел планына техпаспортларын рәсмиләштереп суүткәргечләр буенча эшләрне дәвам итү, чишмәләрне төзекләндерү, ШЯХ-ны алга таба үстерү һ.б. кертелгән.
Яңа Иванаево АМЙ директоры Юрий Киселев чыгыш ясап, докладны тулыландырды.
Участок уполномоченные Игорь Сорокин 2016 елда АҖ территориясендә ике җинаять (урлашу) кылынуын билгеләп үтте, ә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Илнур Госсаметдинов янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә тукталды.
Район прокуроры урынбасары Рушан Гарифуллин хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре турында сөйләде һәм авыл халкы күтәргән мәсьәләләрне контрольгә алды.
Валентина Семеняк үзенең чыгышында җыелучыларны район буенча 2016 ел нәтиҗәләре белән таныштырды, халыкның хезмәт активлыгын арттыру буенча тагы да нәтиҗәлерәк эшләү кирәклеге турында сөйләде, җирле мәдәният хезмәткәрләренә барлык чараларда (шул исәптә районныкында да) актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республикада агымдагы елда да социаль өлкәгә кагылышлы объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча программаларның эшләвен билгеләп үтте, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, хезмәт хакларын түләү, инвалидларны тәэмин итү буенча кергән сораулар турында сөйләде һәм аларның барысы да контрольдә булуын әйтте.
Яңа Иванаево башлангыч мәктәп - балалар бакчасы укытучысы Наталья Сударкина намуслы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә АҖ башлыгы Наталья Баранова алдынгы терлекчеләргә - Антонина Грязнова, Тамара Вознюк һәм Валентина Карташоваларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев