Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңачишмәлеләр Россия көнен билгеләп үттеләр

    Россия көне РФ-дә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче Съезды Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. "Рәсәй көне" дигән рәсми атамасы 2002 елда бәйрәм буларак ныгытылды.

    26 ел элек Рәсәй бәйсез дәүләт булды, аның территориясендә Россия законнары Советлар Союзының законнар базасыннан мөһимрәккә әйләнде. Бу көнне дәүләттә хакимият бүленеше булды, сүз иреге өчен, ирекле сәяси көчләр, дини яңарыш өчен алшартлар һәм демократик дәүләтнең башка атрибутикасы өчен нигез булдырылды. Шунлыктан 1990 елның 12 июне Рәсәй тарихында мөһим көн булып тора. Татарстан Республикасы да аның бер өлеше һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Рәсәй көне белән котлады. "Бу көн - яңа Россиянең туган көне генә түгел, дәүләтчелегенең яңа баскычы билгесе дә. Соңгы дистә еллар бик мөһим һәм нәтиҗәле чор булды. Бүген без патриотлык җәмгыятьнең әйдәп баручы идеясенә әйләнгән бөек тарихлы һәм бай тарихлы илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз", - диелә котлауда. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның динамикалы үсеше һәм илнең көч-куәтен ныгытуга керткән өлеше гамәлдә Рәсәйнең төбәкләр белән көчле булуын дәлилли. "Татарстанлыларның иҗади хезмәте моннан соң да республикабызның һәм күпмилләтле Ватаныбыз - бөек Россиянең чәчәк атуын тәэмин итәсенә ышанам", - диде ул.
    2016 елның 12 июнь көнне илебездә һәм Татарстанда һәр җирдә бәйрәм чаралары, күңел ачулар, концертлар, спорт марафоннары, муз һәм кино-фестивальләр һ.б. узды.
    Россия көне хөрмәтенә районда да мәдәни программа хәзерләнде. 11 июньдә авыл китапханәләре "Россия дәүләтчелеге символлары" дип аталган мәгълүматый танып белү чаралары оештырса, мәгариф бүлеге һәм Балалар иҗат үзәге мәктәп яны лагерьлары арасында "Ватан нидән башлана?" дип аталган рәсемнәр конкурсы һәм "Туган ягым" дип исемләнгән шигырьләр һәм җырлар бәйгесе оештырдылар.
    12 июнь көнне иртәнге сәгать 10 нан универсаль спорт мәйданчыгында БЯСМ директоры урынбасары Андрей Абрамов җитәкчелегендә ишегалды командалары мини-футбол буенча ярыш башладылар. Катнашучы биш команда уенчыларына теләктәшлек белдерергә оста футболчылар - районның профессиональ яшүсмерләр командасы әгъзалары да килгән иде.
    Яңа Чишмәдә бәйрәм көне ял һәм мәдәният паркында концерт белән төгәлләнде (концертлар районның барлык торак пунктларында үтте). Кичке сәгать 8 дә парк яшьләр, гашыйк парлар, балалары булган гаиләләр, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән тулды. Анда тир, "Туңдырма" киоскы, парк уртасында яктыртучы фонтан, балалар мәйданчыгы эшләде. Яңачишмәлеләр эскәмияләргә утырып ял иттеләр, әрле-бирле йөреп килделәр, концерт башлангач бар да Рәсәй триколоры төсле шарлар белән бизәлгән мәйданчык-сәхнәне күзәттеләр.
    (Ахыры 2 биттә)
    (Ахыры. Башы 1 биттә)
    Концертны "Селяночка" ветераннар ансамбле рус халык җырлары белән башлап җибәрде. Тамашачылар өчен аларның яраткан җырчылары Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, Хамис Мөхәммәдиев, Любовь Коновалова, Камилла Исхакова һәм башка башкаручылар җырлады, БИМ-нең бию төркеме биюләр һәм флэш-моб башкарды. Ике телдә дә халык җырлары, туган як, Россия турында "Родина моя", "Туган як" һ.б. заманча популяр җырлар яңгырады. Концерт караңгы төшкәнче дәвам итте һәм Россия көне хөрмәтенә бәйрәм фейерверкы белән төгәлләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: