Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүләре эшли башлады. Проект партиянең сайлау алды агитацион программасы кысаларында тормышка ашырыла. Активистлар республиканың шәһәр һәм авылларында график буенча булачаклар.
5 августта мобиль җәмәгать кабул итүе безнең районда эшләде. Район үзәгендә РМЙ мәйданында иртәнге сәгать 10 нан кабул итүләрне җәмәгать кабул итүе белгече Ландыш Лотфуллина алып барды. Килүчеләрне кабул итү уңайлы булсын өчен мәйданда өстәл һәм урындыклар да куйганнар, аралашу өчен дә шартлар булдырылган.
- Мин ата-аналар исеменнән мөрәҗәгать итәм, - ди Надежда Седышева. - Шәһәрара автобусларда балалар креслосы кую мәсьәләсен хәл итсеннәр иде.
Район халкы шулай ук Яңа Чишмә - Архангел Бистәсе юлын ремонтлау, Тихонов һәм Чернышевский урамнарында балалар мәйданчыклары төзүгә кагылышлы сораулар да бирделәр, шәхси сораулар да бар иде, авылларны төзекләндергән, парк һәм скверлар төзү буенча программалар булдырган өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре дә белдерелде.
Төшке аштан соң җәмәгать кабул итүе Красный Октябрь поселогына күчте. Монда авыл халкы җирле зиратка алып бара торган юл төзү, Спорт урамында суүткәргеч булдыруга (кору) кагылышлы сораулар бирделәр. Авыл халкы исеменнән Валентина Скокова белән Людмила Ивановалар мөрәҗәгать итте.
- Бүгенгесе ике очрашуда төрле сораулар белән 15 тән артык кеше мөрәҗәгать итте, - ди Ландыш Лотфуллина. - Без барысын да игътибар белән тыңладык, сорауларын язып алдык һәм алар белән депутатлыкка кандидатларны да таныштырачакбыз (алар игътибарына җиткерәчәкбез).
Безнең районда мобиль җәмәгать кабул итүе шулай ук 19 августта Зирекле һәм Ленино авылларында, ә 2 сентябрьдә Петропавел һәм Черемухово Бистәләрендә дә эшләячәк.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев