Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Янаган өчен – җәза

Яңа Чиш­мә ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сы үте­рү бе­лән яна­ган яки сә­ла­мәт­лек­кә зы­ян ки­те­рү­дә га­еп­лә­нү­че Яңа Чиш­мә ра­йо­ны ке­ше­се­нә ка­ра­та җи­на­ять эше бу­ен­ча дәү­ләт га­еп­лә­вен хуп­ла­ды. 2012 ел­ның 10 сен­тя­брен­дә ТР Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның 1 нче но­мер­лы суд учас­то­гы ми­ро­вой судь­я­сы та­ра­фын­нан ТР Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Ак­бү­ре авы­лын­да яшәү­че, бер­кай­да да эш­лә­мәү­че, 1983...

Яңа Чиш­мә ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сы үте­рү бе­лән яна­ган яки сә­ла­мәт­лек­кә зы­ян ки­те­рү­дә га­еп­лә­нү­че Яңа Чиш­мә ра­йо­ны ке­ше­се­нә ка­ра­та җи­на­ять эше бу­ен­ча дәү­ләт га­еп­лә­вен хуп­ла­ды.

2012 ел­ның 10 сен­тя­брен­дә ТР Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның 1 нче но­мер­лы суд учас­то­гы ми­ро­вой судь­я­сы та­ра­фын­нан ТР Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Ак­бү­ре авы­лын­да яшәү­че, бер­кай­да да эш­лә­мәү­че, 1983 ел­гы Шәй­хет­ди­нов Ил­шат Мин­ша­кир улы­на ка­ра­та җи­на­ять эше ка­рал­ды (РФ ҖК-нең 119 ст. 1 ч. һәм РФ ҖК-нең 119 ст. 1 ч.).

Тик­ше­рү вер­си­я­се бу­ен­ча, 2012 ел­ның 6 ав­гус­тын­да 16.00 сә­гать ти­рә­сен­дә И.М. Шәй­хет­ди­нов Ак­бү­ре авы­лы, Яшь­ләр ура­мы, 1 нче йорт, 2 фа­тир­да аң­лы рә­веш­тә, үзе­нең әни­се Ф. Шәй­хет­ди­но­ва бе­лән әр­лә­шү ба­ры­шын­да ку­лы­на чал­гы алып аңа үте­рү бе­лән яна­ган.

Шул ук көн­не ул үзе­нең кыз ту­га­ны А.М. Мо­тый­гул­лин­ага дош­ман­нар­ча мө­нә­сә­бә­тен бел­де­реп, ку­лы­на так­та ки­сә­ге алып, ки­зә­неп, үте­рү бе­лән яный. Хәл­ләр то­ры­шын, ту­га­ны­ның ха­рак­те­рын һәм аг­рес­сив­лы­гын исәп­кә алып зы­ян кү­рү­че А.М. Мо­тый­гул­ли­на­ның үте­рү бе­лән янау­чы га­еп­лә­нү­че­дән чын мәгъ­нә­сен­дә кур­куы урын­лы.

Га­еп­лә­нү­че И.М. Шәй­хет­ди­нов үз га­е­бен ту­лы­сын­ча та­ны­ды һәм суд тик­ше­рү­ен ае­рым тәр­тип­тә үт­кә­рү ту­рын­да үте­неч бел­дер­де.

РФ УПК-ның 316 мад­дә­се бу­ен­ча ми­ро­вой судья та­ра­фын­нан җи­на­ять­ләр җы­ел­ма­сы бу­ен­ча И.М. Шәй­хет­ди­нов­ка мәҗ­бү­ри эш сый­фа­тын­да­гы (160 сә­гать) җә­за бил­ге­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев