Ярты елга йомгак ясалды
Узган атнаның чәршәмбесендә муниципаль район Советының утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, бухгалтерлары, Совет һәм башкарма комитет бүлекләре, коммуналь предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә 2012 елның I ярты елында финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Евгений СТАРОВ Киңәшмә башланганчы район башлыгы Петропавел һәм Тубылгы Тау авыл...
Узган атнаның чәршәмбесендә муниципаль район Советының утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, бухгалтерлары, Совет һәм башкарма комитет бүлекләре, коммуналь предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә 2012 елның I ярты елында финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Евгений СТАРОВ
Киңәшмә башланганчы район башлыгы Петропавел һәм Тубылгы Тау авыл җирлекләре башлыкларын: Светлана Дворецкая белән Фәрит Фәттаховны үткән туган көннәре белән котлап, бүләкләр тапшырды. Аннан соң В.М. Козлов җыелган халыкны игеннәрне урып-җыюның барышы белән таныштырды, районда урып-җыю эшләре темпының уртача республика һәм күрше районнар күрсәткечләреннән түбән булуын билгеләп үтте. Совет аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин үткән киңәшмә беркетмәсендә билгеләнгән эшләрнең үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Чүплекләрдә - аншлаглар, зиратларда мәгълүматый стендлар урнаштыру һәм аларда корылмалар төзү буенча йөкләмә үтәлмәгән.
Контроль комиссия җитәкчесе Роман Губкин "Игенче" ҖЧҖ биләгән җиргә салымнар түләү мәсьәләсен күтәрде. Район һәм авыл җирлекләренең беренче ярты елда керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет үтәлеше турындагы мәгълүмат белән финанс-бюджет Палатасы рәисе Людмила Завалишина чыгыш ясады. Муниципаль районның берләштерелгән бюджетының үз керемнәр белән баетылу (керү) планы 52 процентка үтәлде, дип билгеләп үтелде, керемнәр 16 процентка (8,2 млн. сум) арткан. Физик затлардан керемнәре өчен алына торган салым 19 процентка артык җыелган. Барлык салым төрләре арасында ул 86 процент тәшкил итә. Шуның күпчелек өлешен - 62 процентын нефть компанияләре кертә, 20 проценты бюджет оешмаларыннан, 4 проценты авыл товар җитештерүчеләреннән алына. Үзкеремнәр белән баетылу буенча авыл җирлекләре бюджеты тәгаенләнгән еллык планның 45 проценты күләмендә үтәлгән. 15 авыл җирлегенең бары дүртесе: Архангел, Зирекле, Красный Октябрь, Черемухово АҖ генә планны үтәгән. Июнь аенда недоимкаларны киметү өстендә дә авыл җирлекләре эшне сүлпән алып барганнар.
Районның берләштерелгән бюджет чыгымнары еллык планның 55 проценты күләмендә үтәлгән. Авыл җирлекләре бюджетының чыгымнар өлеше 44 процентка үтәлгән. Агымдагы чыгымнар планы 89 процентка гына үтәлгән. Ярты елда кредитор һәм дебитор бурычлары кимегән. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Пашутин бурычларны түләүдә йомшак эшләгән өчен тәнкыйтькә тотылды. Чыгышта 2013-2014 елларга бюджетны формалаштыру мәсьәләләренә дә кагылдылар.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасының эше турындагы мәгълүмат белән шушы Палатаның рәисе Наталья Гордеева чыгыш ясады. Ел башыннан алып 310 буш бакчаның 231-се, июнь аенда нибары икесе файдалануга тапшырылу билгеләп үтелде. Яңа Чишмә (19), Черемухово (18), Чабаксар (14) һәм Екатерина (11) авыл җирлекләре территориясендә буш участоклар күп. Районда әле хосусыйлаштырылмаган 276 торак бина бар. Анда яшәүчеләр бу фатирларны тиешенчә саклап тотмыйлар.
Киңәшмәдә хезмәт ресурслары балансы турында Буревестник һәм Яңа Чишмә АҖ башлыклары: Иван Улитин белән Николай Пашутинның чыгышлары тыңланды. Үзкеремнәр аз керү, яңа эш урыннарын җитәрлек булдырмау сәбәпле, аларның эше тәнкыйтьләнде. Район мәгариф бүлегенең баш бухгалтеры Любовь Попкова мәгариф оешмаларында кредитор һәм дебитор бурычларның торышы турында мәгълүмат җиткерде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар бирү турында район башлыгы урынбасары Наилә Закирова сөйләде. Кредитлар бирү буенча эш быел бераз активлашкан. Ел башыннан ШЯХне үстерүгә 35 миллион 499 мең сумлык 197 кредит бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда районда 33 кредит күбрәк бирелгән, әмма 100 йортка булган ШЯХ кредитлары саны буенча безнең район уртача республика күрсәткеченнән әле һаман калыша (район буенча - 24, республика буенча - 28). Акъяр, Шахмай һәм Чабаксар АҖ-дә күрсәткечләр яхшы. Архангел, Буревестник, Екатерина, Зирекле, Красный Октябрь, Әдәмсә һәм Черемухово АҖ-дә барлык 7 ел дәвамында ташламалы кредит бирү программасы буенча халык белән начар эшлиләр, ә быел аларга Петропавел авыл җирлеге дә кушылган. ШЯХне үстерүгә кредитлар бирү буенча банклар арасында "Ак Барс Банк" алда бара (90 кредит), ә акчалата әйткәндә - "Татфондбанк" (16 миллион сумнан артыклык кредит бирелгән).
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов АҖ башлыклары игътибарын социаль-мәдәни билгеләнүдә булган объектларны ягу сезонына әзерләү буенча эшләнергә тиешле эшләргә юнәлтте, әлегә эшләр тиешле дәрәҗәдә алып барылмый.
Киңәшмәдә шулай ук документларның электрон әйләнешенә, икенчел чимал җыю, халык өчен терлек азыгы хәзерләү, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә катнашуга кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. "Нижнекамскгаз" ЭПУ начальнигы Айрат Токарев катнашында район халкының фатирында газ санагычлары урнаштыру мәсьәләсе каралды. Районда әлегә 500дән артык йортта газ санагычы юк. Ярты елда нибары 24 санагыч куелган. Бу нисбәттән эшне активлаштырырга кирәк, чөнки газга тарифлар арту сәбәпле норматив буенча газга түләү кулланучыларның үзләре өчен файдасыз.
Киңәшмә азагында башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов АҖ башлыклары игътибарын үз территорияләрендәге файдалануда булган яңа корылмаларны рәсмиләштерү кирәклегенә юнәлтте.
Рәсемдә: өстә Р. Фәсахов, А. Токарев, В. Козлов һәм Н. Закирова (сулдан уңга)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев