Муниципаль хәбәрләр
Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме дәвам итә
Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме республика программасы 2016 елда да дәвам итәчәк.
2000-2015 елларда программа эшләгән чорда Татарстан буенча 4 мең яшь гаиләгә 743 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән. Безнең район буенча 120 яшь гаилә 20,5 млн.сумлык ярдәм алган (шул исәптә 2015 елда - 3 гаилә). Башка районнар белән чагыштырганда бу начар күрсәткеч түгел.
Бүгенгесе көндә 58 яшь гаилә чиратта тора. Үзләренең тормыш шартларын яхшыртырга теләүчеләр (үз йортларын яңадан үзгәртеп коруга, төзелеш эшләрен төгәлләүгә, икенчел базарда торак сатып алуга) яшьләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар (тел.: 2-23-95).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев