Киләчәктә яшелчә үстереп сатарга һәм гаилә бюджетын тулыландырырга теләүчеләр өчен районда тиешле шартлар булдырыла.
Бу көннәрдә район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов район үзәгендә, Ленино авылында, Петропавел һәм Архангел Бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Анда ул вакытлыча эшләмәүче кешеләргә әлеге табышлы эш белән шөгыльләнергә тәкъдим итте.
Район җитәкчелеге теләге булганнарга түләүсез җир участоклары бүлеп бирәчәк (район үзәгендә ул элеккеге колхоз бакчасы), яшелчә орлыклары (суган, кишер, чөгендер, кәбестә һ.б.) сатып алу, түтәлләргә су сибү өчен су савытлары урнаштыру һ.б. каралган.
Бакчачылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итә алалар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев