Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Яшьләр парламенты оеша

Яңа Чишмә районында яшьләр парламенты оештыру планлаштырыла, аңа авыл яшьләре һәм эшләүче яшьләр, балалар оешмалары советлары, "Форпост", студентлар, "ПолитЗавод" проектында катнашучылар керәчәк. Бу карар республика күләмендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының күптән түгел үткән 2 нче утырышында кабул ителде. Аннан кала, утырышта яшьләр арасында экстремизмга каршы профилактика, яшьләр...

Яңа Чишмә районында яшьләр парламенты оештыру планлаштырыла, аңа авыл яшьләре һәм эшләүче яшьләр, балалар оешмалары советлары, "Форпост", студентлар, "ПолитЗавод" проектында катнашучылар керәчәк.
Бу карар республика күләмендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының күптән түгел үткән 2 нче утырышында кабул ителде.
Аннан кала, утырышта яшьләр арасында экстремизмга каршы профилактика, яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерү, коммерциянеке булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү, яшьләр инициативасын, яшьләр арасында мәдәни, мәгариф, спорт проектларын алга этәрү мәсьәләләре дә кузгатылды.
"Республика күләмендә инициативалары сизелми калмасын өчен, республикабыз районнарында яшь активистларга эшләү өчен шартлар тудырырга кирәк", - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.
"Муниципаль берәмлекләрдә яшьләр парламенты оештыру турында"гы нигезләмәгә туры китереп, Яңа Чишмә районыннан ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы, социаль мәсьәләләр буенча комиссия секретаре Ирина Иванова Яңа Чишмә районы советы каршындагы яшьләр парламенты рәисе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев