Йомгак ясалды
13 гыйнварда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк рәислегендә уздырылган Яңа Чишмә муниципаль районының эпидемиягә каршы санитария комиссиясе утырышында 2011 елгы эшкә йомгак ясалды. Үткән ел районда йогышлы һәм паразитлар тарата торган 895 авыру очрагы теркәлгән. ОРВИ һәм грипптан кала, 169 кеше авыраган (2010 елда -152). ОРВИ хисабына авырулар саны...
13 гыйнварда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк рәислегендә уздырылган Яңа Чишмә муниципаль районының эпидемиягә каршы санитария комиссиясе утырышында 2011 елгы эшкә йомгак ясалды.
Үткән ел районда йогышлы һәм паразитлар тарата торган 895 авыру очрагы теркәлгән. ОРВИ һәм грипптан кала, 169 кеше авыраган (2010 елда -152). ОРВИ хисабына авырулар саны 1,7 мәртәбә арткан. Авырулар арасында беренче урынны һава-тамчы юлы белән таралучы авырулар биләсә, икенче урында - этләр тешләү, өченче урында - паразитлар тарата торган, дүртенче - тире-венерологик авырулар били. Бишенче урында - вируслы гепатит, алтынчы - һәрвакыттагыча эчәк инфекцияләре.
Район Роспотребнадзор органы тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә планлы (50) һәм планнан тыш (38) тикшерүләр үткәрелгән. 2011 елда 1122 төрле лаборатор микробиологик, паразитологик һәм башка тикшерүләр ясалган.
Райондагы эпидемиологик торышны яхшырту максатларында районның эпидемиягә каршы санитария комиссиясе утырышларында йогышлы авырулар белән авыраучылар торышы турындагы, котыру авыруы һәм грипп, кискен эчәк инфекциясе, холера һәм вируслы А гепатиты, ГЛПС (БСГБ) буенча һәм район халкы иминлеге өчен санитар-эпидемиягә каршы башка актуаль мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итеп, 8 мәсьәлә карап тикшерелгән.
Киләчәктә дә райондагы санитар-эпидемиягә каршы торышны яхшырту, йогышлы һәм паразитлар тарата торган авыруларны киметү максатларында тиешле хезмәтләр җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелде һәм конкрет тәкъдимнәр кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев