Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Йомгак ясалган, агымдагы елга план расланган

Район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә районда коррупциягә каршылык күрсәтүдә эшне яраклаштыру буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узган.


Утырышны үткәрү барышында 7 мәсьәлә карап тикшерелгән, аларның күпчелек өлеше 2018 елда коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек итү органнарының эшенә йомгак ясаудан торган. Доклад белән Яңа Чишмә районы прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов, Россия ЭЭМ нең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Григорий Шишкин, шулай ук районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина, районның Җир һәм милек палатасы рәисе Наталья Попкова һәм район башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге начальнигы Анастасия Митьколар чыгыш ясаган.
Комиссия әгъзалары 2019 елга комиссия секретаре Вячеслав Темников тәкъдим иткән эш планын раслау турында карар кабул иткәннәр. Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, коррупцияне кисәтү һәм профилактика буенча эш муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларга анализ үткәрү белән генә бәйле түгел, ә РФ һәм ТР ның гамәлдәге закон нигезләре буенча аңлатып бирү характерын да йөртергә тиеш.
Комиссия утырышы азагында Вячеслав Козлов 2018 елда коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә актив эш алып барган комиссия әгъзаларына бүләкләр тапшырган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев