Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Йортларда яшәүчеләр фикере исәпкә алыначак

2019 елның июленнән Татарстанда күп фатирлы йортлар ишегалдын төзекләндерү буенча “Бердәм Россия”нең “Безнең ишегалды” партия проекты старт алды.


Хәзер республикада ишегалларында халык белән очрашулар бара, анда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән аларның үз ишегалларын ничек күрергә теләүләре, нәрсә җитешмәве, нәрсәне яңартырга һәм төзергә кирәклеге хакында фикер алышалар.
Ишегалды территориясе – бу кечкенә генә дөнья, анда һәр кешегә уңайлы булырга тиеш. Проектның төп идеясе – халык фикерен исәпкә алмый бернәрсә дә эшләнергә тиеш түгел.
Безнең районда шундый очрашулар өч ишегалдында булып узды инде, ә узган атна азагында район үзәгендәге Заливная урамында 10,12,14,16 һәм 20 нче номерлы йортларда яшәүчеләр үз ишегалларын төзекләндерү турында фикер алыштылар.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов кыскача гына программаның асылын аңлатты һәм җыелучыларга үз теләкләрен әйтергә һәм масштаблы картада схема рәвешендә булачак объектларны урнаштыру тәртибен күрсәтергә тәкъдим итте. Әлеге йортларда яшәүче Антонина Пузикова, Людмила Иванова, Татьяна Кривошейкина, Ольга Старикова, Светлана Толстова һәм башкалар ишегалдында эскәмияләр урнаштырырга, яктыртуны яхшыртырга, түрбакчаны һәм балалар уен мәйданчыгын коймаларга куштылар. Сарайларны – хуҗалык корылмаларын сүтү тәкъдиме дә булды, тик бу очракта фикерләр аерылды (кемдер риза, кемдер каршы).
Барлык тәкъдимнәр дә язып алынды, алар системага салыначак һәм төзекләндерү проектларын эшләү өчен ТР төзелеш министрлыгына тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез “Безнең ишегалды” программасы 5 елга (2020-2024 еллар) исәпләнгән.

Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев