Юл хәрәкәте иминлеге өчен
14 декабрьдә районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булып үтте. Утырышны комиссия рәисе Ринат Фәсахов үткәрде.
Көн тәртибендә беренче мәсьәлә 2018 елның 11 аенда Россия ЭЭМ нең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге эшенә йомгак ясау иде. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов информация белән чыгыш ясады. Ул районның гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл-урам челтәрләрен, шулай ук Р-239 “Казан-Оренбург” федераль трассаны да кертеп, авариялелек торышына анализ ясады, утырышта катнашучыларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгының федераль-максатчан программа индикаторы үтәлешен җиткерде.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә-мәктәп маршрутларында укучыларны йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәис Сөниев чыгыш ясады. Районда укучыларны 10 автобус йөртә, 23 торак пунктка чаклы маршрутлар оештырылган. Чыгыш ясаучы мәктәп автобусларының “Глонасс” системасы, тахограф, хәвеф төймәләре, янгын сүндерү чаралары һ.б. белән тәэмин ителүе хакында сөйләде.
Өченче мәсьәлә – даими автобус маршрутларында пассажирлар йөртүдә куркынычсызлыкны, контроль һәм расписаниене үтәүне тәэмин итү буенча “Чирмешән АТП” ААҖ вәкиле Әнәс Шакирҗанов чыгыш ясады. Ул районда 7 муниципаль автобус маршруты эшләвен хәбәр итте.
“Чирмешән АТП” ААҖ предприятиесеннән маршрутлар буенча 4 автобус пассажирлар ташый. Автобуслар “Глонасс” системасы, тахограф, видеотеркәү һәм видеокүзәтү, беренче ярдәм күрсәтү аптечкасы, янгын сүндерү чаралары белән җиһазланган. Рейс алдыннан һәм рейстан соң һәр көнне медицина каравы үткәрелә. Автотранспорт шоферлары белән инструктажлар үткәрелгән.
Утырыш азагында түбәндәге карарлар чыгарылган:
- Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, халык арасында эшне активлаштырырга;
- РМБ белән берлектә, 2019 елның I кварталында чаралар үткәреп, ЮЙК буенча район акциясен эшләп чыгарырга;
- район юлларында аварияләрне киметү мөмкинлеге бирүче чаралар башкаруны тәэмин итәргә;
- “Тәртип бозуны күрдеңме – ЮХИДИ бүлегенә шалтырат” акциясен эшләү буенча тәкъдимнәр кертергә.
Район мәгариф бүлегенә:
- Бәйрәм алдыннан барлык мәктәп автобусларына планлы тикшерү үткәрергә;
- “Глонасс” системасының һәм тахографларның, хәвеф-хәтәр төймәләренең төзеклеген тәэмин итәргә;
- көн саен мәктәп маршрутларының тизлек режимын үтәүләрен контрольдә тотарга;
- начар һава шартларында эшләгәндә шоферларга өстәмә инструктаж үткәрергә.
“Чирмешән АТП” ААҖ:
- маршрут автобуслары тарафыннан берсүзсез тизлек режимын саклауны тәэмин итәргә;
- шоферлар белән маршрутларда эшләгәндә үз-үзеңне тоту тәртибе буенча эш алып барырга.
Валентина ИЗВЕКОВА,
комиссия секретаре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев