Үзара салым буенча акча җыю дәвам итә
1 февральгә 2019 ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча планлаштырылган 3 млн. 352 мең сум акчадан 1 млн. 243 мең сум җыелган, бу 37 % тәшкил итә.
Акъяр һәм Акбүре АҖ дә акча җыю буенча эш көйле бара, анда 90 % тан артык җыелган, Әдәмсә – 66 %, Шахмай – 62 %, Архангел АҖ дә – 52 %.
Шул ук вакытта Тубылгы Тау АҖ дә барыннан да азрак җыйганнар – планлаштырылганнан барлыгы 11 %, Красный Октябрь -16 %, Яңа Чишмә һәм Ленино АҖ дә – 18 шәр %.
Тугыз авыл җирлегендә үзара салым акчасы 500 шәр сум тәшкил итә, икесендә – 400 шәр, өч авыл җирлегендә 300 шәр һәм берсендә (Яңа Чишмә АҖ) – 250 сум.
Җыелган акчага дүрт тапкыр арттырып бирелә торган сумманы алу өчен 1 апрельгә чаклы барлык акчаны да җыеп бетерү кирәк. Аннан барлык акчалар да көзен үткән референдумнарда билгеләнгән (күтәрелгән) мәсьәләләрне хәл итүгә китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев