Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Зур габаритлы калдыкларны чыгару турында

Район үзәгендә яшәүчеләрнең узган җыеннарында шундый сорау күтәрелде – ни өчен Яңа Чишмәдә каты коммуналь калдыклар полигоны ябылды һәм хәзер зур габаритлы чүп-чар белән нишләргә?


Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең аңлатма язуы нигезендә, Яңа Чишмәдә каты көнкүреш калдыклары полигоны 1999 елда файдалануга тапшырылган, ул 20 елга исәпләнгән. Участокның гомуми мәйданы 3,3 гектар һәм ул 75% тулган.
РФ баш дәүләт санитар табибының 30.05.2001 ел, №16 карары белән расланган 2.1.7.1038-01 номерлы СанПиН карары нигезендә, санитар-саклау зонасы торак төзелешеннән ККК полигоны чикләренә кадәр кимендә 500 м тәшкил итәргә тиеш.
Шулай да, ачык кадастр картасы мәгълүматлары буенча Яңа Чишмә авылындагы алда күрсәтелгән ККК полигоны торак йортлардан 120 м ераклыкта урнашкан, шул сәбәпле аны файдалану рөхсәт ителми.
2а-76/2019 номерлы эш карары белән  (2019 елның 12 мартыннан) Яңа Чишмә район суды Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетына Яңа Чишмә авылында каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләүне оештырырга йөкләде.
Зур габаритлы чүп-чарны йорт хуҗалыкларыннан чыгару мәсьәләсе буенча Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетына 2-22-79 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезнең заявканы кабул итәчәкләр, транспортка заказ бирәчәкләр һәм ул булган зур габаритлы чүп-чарны алып китәчәк. Тик бу, әлбәттә, билгеле бер түләү белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев