Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты аппараты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, авыл хуҗалыгы оешмалары, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, галимнәр һ.б. катнашты.
Семинарда катнашучылар "Агросила Групп" ЯАҖ техникасы күргәзмәсе, көзге һәм сабан культуралары чәчүлекләре, авыл хуҗалыгы культуралары игүнең эксперименталь технологияләре, эш процессында булган техника (азык әзерләүдә һәм туфрак эшкәртүдә) һәм үсемлекчелектә заманча технологияләр белән таныштылар. Аннан алар Әхмәт авылындагы 900 башка исәпләнгән сөтчелек комплексында булдылар һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар күргәзмәсен карадылар. Семинарның пленар өлешендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясадылар.
1 июльгә ТР-ның барлык хуҗалыкларында 245 мең баш терлек һәм кош-корт үстерелгән, бу узган елгы дәрәҗәдә. Җитештерелгән сөт 864 мең т., бераз алга китеш (100,5%) сизелә, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының пресс-хезмәте. Шушы көннәрдә ТР Хөкүмәте утырышында республиканың АПК-на узган елгы дәрәҗәдә финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде. Ягулык-майлау материаллары белән ташламалы тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде, авыл хуҗалыгы техникасы бәясенең 40%-ына субсидия бирү буенча актив эш алып барыла, ул 15 млн. сумга яңартылачак. Республиканың авыл хуҗалыгына ярдәм итеп федераль бюджеттан - 5,5 млрд. сум, республикадан 5,9 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Субсидия бирелүче инвестиция кредитлары - 51,7 млрд. сумлык. Шулай ук республика җитәкчелеге тарафыннан 265 сыерлар абзарына капиталь ремонт үткәрүгә һәм 154 силос-сенаж траншеясен төзүгә (барлыгы 419 объект) финанс ярдәм күрсәтү карары кабул ителгән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны (ШЯХ) үстерүгә республикада 3209,2 млн. сумлык 11 меңнән артык кредит алынган. Ике докладчы да билгеләп үткәнчә, 2014 ел аграрийлар өчен җиңел килми, һава торышы бик үк уңай килмәү сәбәпле, уңышның бер өлешен инде кайтарып булмый. Шулай да бүгенгесе көндә бөртеклеләрнең торышына карап, былтыргысы уңышны җыеп алуга өмет бар. Моңа ирешү өчен урып-җыю эшләре, уңышны һәм техниканы саклау, кышка әзерлек көндәлек контрольдә булырга тиеш.
Семинар азагында бүләкләр дә тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында зәйлеләр дә бар иде - болар "Агросила" ГРУПП" ЯАҖ директоры урынбасары Илсур Сабирьянов һәм "Зәй шикәре" агрофирмасы директоры Мидхәт Хисамиевлар. Шулай ук Зәй шикәр заводы белән РФ Шикәр җитештерүчеләр берлеге арасында киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.
Нет комментариев