РПФ 1 майдан 8-17 яшьлек балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа пособиеләр түләү өчен гаризалар кабул итә башлый
8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа төр пособиеләр түләү буенча гаризаларны кабул итү 2022 елның 1 маенда башлана.
Әлеге түләү 1 апрельдән үк билгеләнәчәк. Ягъни, гаризаны 1 майдан соң тапшырган гаиләләр акчаны берьюлы ике ай - апрель һәм май өчен дә алачак. Шунысы мөһим, балага 8 яшь апрель аенда инде тулган булырга тиеш.
Пособие алуның төп шарты - гаилә кеременең аз булуы. Түләү керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә генә билгеләнәчәк.
Яңа түләүнең суммасы да керемгә бәйле. Ул төбәктә билгеләнгән балалар яшәү минимумының 50, 75 яки 100%ын тәшкил итәргә мөмкин. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча бу - уртача 6 150 сум. Әгәр дә гаиләнең кереме әлеге түләүне исәпкә алганнан соң да яшәү минимумыннан кимрәк булса, пособие балалар яшәү минимумының 75%ы күләмендә билгеләнәчәк. Әгәр дә гаиләнең кереме аннан соң да яшәү минимумыннан кимрәк икән, пособие максималь күләмдә - яшәү минимумының 100%ы дәрәҗәсендә биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев