Ана капиталы индексацияләнгән
2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнгән һәм хәзер ул 483 мең 881 сум тәшкил итә
Исегезгә төшерәбез, хәзер ана капиталы 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган гаиләләргә дә (элек ана капиталы икенче һәм аннан соңгы балага гына бирелгән иде) тиеш.
Аннары гаиләдә тагын бер бала туса, ана капиталы 155,5 мең сумга артачак һәм ике бала өчен 639,4 мең сум тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта РПФ яңа туган баланы теркәгәннән соң сертификатны автомат рәвештә рәсмиләштерә.
- 2020 елда Яңа Чишмә районында барлыгы 89 сертификат бирелде, бу 2019 елга караганда 40 сертификатка күбрәк, - дип сөйләде безгә РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев