Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Ана капиталыннан ничек файдаланырга мөмкин

Сорау-җавап

Яңа Чишмәдә яшәүче Анастасия болай дип сорый: «Мин ана капиталы ярдәмендә әти-әнием йортындагы үз өлешемне сатып ала аламмы? Йорттагы өлешем 1\4 тәшкил итә.

Әлеге сорауга Яңа Чишмә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә:

- «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Федераль закон нигезендә (29.12.2006 ел, № 256-ФЗ) ана капиталы акчалары сатып алынган торак урыны өчен түләүгә юнәлдерелергә мөмкин.

Анастасия, законда ата-аналардан торак сатып алуга чикләүләр юк. Әмма тәкъдим ителгән документларның берсе булса да гаиләнең торак шартларын яхшырту   максатын исбатларга тиеш. Әгәр бу шарт үтәлмәсә, Пенсия фонды Идарәсе ана капиталы акчаларын торак урынын сатып алу өчен бирүдән баш тартырга мөмкин.

Моннан тыш, фатирда милек хокукында өлеш сатып алу юлы белән торак шартларын яхшыртуга ана капиталы акчаларын файдалану өчен, тәкъдим ителгән документларда сатып алына торган өлешнең изоляцияләнгән торак урыны булуы турында беленергә тиеш.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: ана капиталы акчаларына сатып алынган торак сертификатның хуҗасы, аның ире һәм балалары исеменә рәсмиләштерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев