Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне вафат булган пенсионерның туганнары да ала ала.

ТРның Яңа Чишмә районы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, РФ территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсионер булган барлык пенсия алучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.

Пенсионер 31 августка кадәр үлгән булса, аңа бер тапкыр бирелә торган түләү үлем белән бәйле рәвештә башкарыла алмый.
Әгәр дә пенсионер 31 августтан соң вафат булып, сентябрь аенда 10 мең сум түләүне алып өлгермәгән булса, әлеге акча исән чакта алмаган пенсиясе белән бергә түләнәчәк.
«Бу очракта пенсияне алу хокукына аның  белән  яшәгән туганнары ия булачак. Моның өчен аларга үлем турында таныклык белән РПФга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны үлгән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк. Мондый шәхесләр булмаганда яки күрсәтелгән сроктан соңрак мөрәҗәгать иткәндә түләү гомуми нигезләрдә каралачак. Әгәр РПФга пенсионерның бергә яшәгән берничә туганы берьюлы мөрәҗәгать итсә, түләүләр тигез бүленәчәк», - дип аңлата клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева.
Әгәр гражданинга пенсия 31 августтан соң билгеләнгән, ә аны алуга хокук күрсәтелгән көндә инде барлыкка килгән икән, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү соңрак башкарылырга да мөмкин. Әйтик, туендыручысын югалту  буенча пенсия алу хокукы июль аенда (туендыручының үлгән көнендә) барлыкка килгән, ә пенсияне билгеләү өчен гариза август азагында тапшырылса, пенсия  сентябрь аенда биреләчәк. Бер тапкыр бирелә торган түләү беренче пенсия белән бергә башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев