Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Дайджест: РПФ гражданнарның сорауларына җаваплар бирә

Традицион күзәтүгә татарстанлылар тарафыннан Россия Пенсия фондына бирелүче иң популяр сораулар кертелгән.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләү кайчан һәм нинди айлар өчен башкарыла? Ни өчен түләүләрне төрле көннәрдә башкаралар, әле ике ай, әле бер ай өчен түлиләр.  Татьяна

Түләү билгеләнгәннән соң, ул  2022 елның 1 апреленнән башлап, барлык чор өчен башкарыла (әмма балага 8 яшь тулган айдан иртәрәк түгел). Аннан соң түләү агымдагы ай өчен һәм вакытыннан алда күчерелә. Түләү билгеләнгәннән соң 3 ай үткәч һәм алга таба да пособие ай саен стандарт график буенча күчерелә, ягъни мәсәлән июль пособиесе - кредит учреждениеләре аша 3 августта күчерелә. Алдагы айда - аңа чаклы булган ай өчен.

Балалар пособиеләрен рәсмиләштергәндә безгә түләүнең стандарт графигы барлыгы турында хәбәр иткән иделәр. Әмма акча счетка төрле даталарда күчте. Бу нәрсә белән бәйле? Алсу

Стандарт график буенча 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга түләүнең банк картасына күчү көне итеп  һәр айның 3 нче көне билгеләнгән. Айның 3 нче числосы бәйрәм яки ял көне булса, түләү алдагы эш көнендә башкарыла. Ә почта аша килә торган түләүләр яшәү адресына айның 1 нче числосыннан алып 25сенә кадәр тапшыру графигы буенча килә.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага ай саен бирелә торган түләүләргә гариза биргән вакытта банк реквизитларында хата китсә, яки реквизитлар үзгәрсә нишләргә? Рәсимә

Беренчедән сез үз банкыгызда счетыгызның түләүләрне кабул итү өчен туры килү-килмәвен ачыкларга тиешсез. Түләү МИР картасы беркетелгән яки бернинди карта да беркетелмәгән счетка гына күчерелә ала.

Аннан соң гаризада күрсәтелгән реквизитларны үзгәртергә кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре  порталы аша түбәндә күрсәтелгәнчә эшләргә була:

• Шәхси кабинетта «Пенсия фонды» ведомствосын сайлагыз;

• Аннан соң «8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү» пунктын сайлагыз;

• «Реквизитларны үзгәртергә» дигән хезмәттән файдаланыгыз.

 Исемлектән банкны сайлаганда БИК - банкның идентификацион кодын, корреспондент счетын җентекләп тикшерегез

 20 саннан торган ШӘХСИ (лицевой) счет номерын (исәп-хисап(расчетный) яки башка счетныкын түгел) һәм игътибар белән тутырыгыз.

Гариза җибәрер алдыннан реквизитларның төгәллеген тагын бер кат тикшерегез һәм РПФга гариза юллагыз. Түләүне алу ысулын (счеттан счетка яки Россия почтасы бүлекчәсе аша) үзгәртү өчен бирелгән гаризаны карауга 5 эш көне кирәк.

Фактта булмаган милек аркасында 8-17 яшьлек балаларга пособие бирүдән баш тарткан очракта нишләргә?  Регина

Әлеге очракта гаиләгә аның милкендә күчемсез милек, яисә авто булмауны документаль рәвештә раслый ала торган оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Милек булмауны раслаучы документны Росреестрда яки ЭЭМда алып була. Бу оешмалар РПФга гаиләнең теге яки бу милке булуы турында хәбәр итә.

Алынган документны РПФның клиентлар хезмәтенә тапшырырга кирәк. Милектә мөлкәт юк дип расланганнан соң, карарны үзгәртәчәкләр.  

Минем 2022 елның июлендә балам туды. Мин үземә ана капиталы сертификаты рәсмиләштерелгәнен ничек белә алам һәм рәсмиләштерелгән булса, аны бастырып чыгара аламмы? Алисә

Сезгә үзегезнең хисап язмагыздан дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка керергә кирәк, анда сезнең исемегә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты рәсмиләштерү турында хәбәр килә.

Шунда ук документны бастырып чыгару өчен PDF форматындагы файллар урнаштырылган, алар ана(гаилә) капиталы акчалары белән эш итү процессында күрсәтү өчен кирәк булырга мөмкин.

Әбиемне карауга компенсация түләвен рәсмиләштерү өчен, аның белән Пенсия фондына бармаска, ә гаризаны электрон рәвештә бирергә мөмкинме? Роман

Әйе, Пенсия фондының мондый хезмәте электрон рәвештә тормышка ашырылган. Сез шәхси кабинетыгыздан әбиегезне карауга гариза бирә аласыз, ә әбиегез сезнең тарафтан карауга риза булуы турындагы гаризаны үзенең шәхси кабинетыннан бирә. Бу очракта РПФның клиентлар хезмәтенә килү кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев