Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Иминиятсез тормыш чорлары стажга кертелә, дип сөйләде безгә РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева

Бүгенге көндә пенсияләргә исәп-хисап ясау кагыйдәләрендә шәхси пенсия коэффициентлары (ИПК) эшләгән өчен генә исәпләнми. Әгәр дә рәсми эшкә урнашканда сүз «ак хезмәт хакы» күләменә бәйле эшләп алынган ИПКлар саны турында барса, иминиятсез чорлар «бәясе» фиксацияләнгән булып санала

Пенсия коэффициентлары стажга иминиятсез буларак кертелгән кайбер социаль яктан әһәмиятле чорлар өчен дә исәпләнә. Әйтик, армиядә бер ел хезмәт итү, беренче баланы яшь ярымга кадәр карау, 80 яшьлек пенсионерны, I группа инвалидны яки инвалид баланы карау өчен 1,8 ИПК исәпләнә. Икенче баланы аңа яшь ярым тулганчыга кадәр караган өчен, ана кешегә 3,6 ИПК (ә яшь ярымга кадәр караган өчен 5,4 ИПК) исәпләнәчәк.  Ә менә өченче һәм аннан соңгы балаларны бер ел дәвамында карау өчен 5,4 ИПК исәпләнә, ә ел ярым өчен - 8,1 ИПК. Шулай итеп, дүрт бала анасы кирәкле 30 ИПКдан (шундый таләп 2025 елда барлыкка киләчәк) 24,3 шәхси пенсия коэффициентына ия булачак. Әгәр ана кеше бала карау буенча ял вакытында эшләгән булса, пенсияне билгеләү вакыты җиткәч, аның үз пенсиясен исәпләп чыгаруда, бала карау яки эшләү өчен исәпләнгән балларны сайлау хокукы бар.

Пенсиягә чыгу хокукы барлыкка килгәндә, барлык эшләп алынган ИПКлар кушыла һәм пенсиягә чыгу елындагы коэффициент бәясенә тапкырлана. Шәхси кабинетта хезмәткә карамаган чорлар өчен коэффициентлар чагылмау мөмкинлеге турында белү зарур – бу очракта пенсиянең күләмен исәпләү өчен «пенсия калькуляторы»н кулланганда, аларны мөстәкыйль рәвештә кертергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X