Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Пенсионерларга авыл өстәмәләре турында

Редакциягә район халкыннан пенсиягә авыл өстәмәсе буенча сораулар килә. Әлеге сорау буенча аңлатма сорап без Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) начальнигы Лилия Хираҗевага мөрәҗәгать иттек.

- Авыл стажы өчен өстәмә кемгә тиеш һәм аның күләме нинди?

- Авыл пенсиясенә өстәмә 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Аны алу өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алырга кирәк, шулай ук авыл хуҗалыгында эшләп кимендә 30 ел стаж тупларга, авылда яшәргә һәм эшләмәскә кирәк.

- Ә Яңа Чишмә районы буенча статистика нинди?

- Яңа Чишмә районында картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләрен алучы 3622 кеше исәптә тора, аларның 3559ы – авыл җирендә яши, шул ук вакытта 814ендә - таләп ителә торган авыл хуҗалыгында эшләп тупланган 30 еллык стажы бар һәм шуларның 798е бүгенге көндә өстәмә түләү алырга хокуклы.

- Авыл өстәмәсе билгеләнгәндә нинди һөнәр һәм нинди эш исәпкә алына?

- «Авыл» стажына авыл җирендә гамәлгә ашырыла торган теләсә нинди эш түгел, ә Россия Федерациясе территориясендә (1.01.1992 елга кадәр - элеккеге СССР союз республикалары территориясендә) авыл хуҗалыгы оешмаларында РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлектә каралган һөнәрләр һәм вазыйфаларда (29.11.2018 ел, № 1440 карар) гамәлгә ашырылган эш кертелә. Кабул ителгән исемлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхозлар, совхозлар, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләренең 500дән артык һөнәре, вазыйфасы һәм белгечлеге бар. Авыл Советларында, кибетләрендә, балалар бакчаларында һәм медпунктларда хезмәт куйган кешеләргә өстәмә акча каралмаган. Ташлама гомер буе шәһәрдә эшләгән, ә аннары авылга күчеп киткәннәргә кагылмый. Ә инде гомере буе авыл җирендә эшләп, шәһәргә күчкәннәр, ташламаны авыл җирлегенә кире күчеп кайткан очракта алырга хокуклы.

- Эшләүче пенсионерга пенсия индексациясен алу өчен РПФга мөрәҗәгать итәргә кирәкмәвен, өстәмә автомат рәвештә булдырылганын без барыбыз да беләбез, бу авыл өстәмәсенә кагыламы?

- Юк, монда башка механизм гамәлгә ашырыла - авыл пенсионерына эштән киткәннән соң, яңадан исәпләү өчен РПФга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Ә авыл өстәмәсен алучы эшкә урнашырга карар итсә, ул РПФга үз нияте турында хәбәр итәргә тиешме?

- Һичшиксез! Эшкә урнашыр алдыннан ул РПФга үзенең эшкә урнашу нияте турында хәбәр итәргә тиеш, чөнки бу очракта авыл өстәмәсе бирелүдән туктый. Технология нигезендә, Пенсия фонды эшкә урнашкан граҗданнар турында эш бирүчеләр тәкъдим иткән мәгълүматларны гражданнар эшкә кабул ителгәннән соң бер ай үткәч кенә эшкәртә, шуңа күрә үзвакытында мөрәҗәгать итмәү артык түләү барлыкка килүне күздә тота, аны кире кайтарырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев