Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

"Пенсия алды" яшендә ташламалар бармы

Миңа 53 яшь, мин пенсия алды яшендәгеләргә керәмме һәм нинди ташламаларга исәп тота алам?

Укучы соравына клиент хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә.

- Пенсия алды яшендәге гражданнарның яңа социаль категориясе Россиядә 2019 елда барлыкка килде. Закон нигезендә, алар кайбер ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына хокуклы. Мәсәлән, пенсионерларга гарантияләнгән федераль ташламалар бишәү. Бу-мөлкәт һәм җир салымыннан азат итү (хатын-кызларга 55 һәм ир-атларга 60 яшь тулгач), хезмәт хакын саклап, диспансерлаштыру өчен елына ике көн бирү, хезмәт белән тәэмин итү гарантиясе, эшсезлек буенча түләүсез һөнәри белем алу һәм пособие. Моннан тыш, пенсия алды яшендәге кешенең эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда (мөһим шарт – хатын-кызлар өчен 20 ел һәм ир-атлар өчен 25 ел иминият стажы булу) пенсия яше тулганчы ике елга иртәрәк пенсия билгеләнә ала. Тик бу очракта вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен мәшгульлек үзәге тәкъдиме бердәнбер нигез булып тора. Пенсия алды ташламаларына хокук индивидуаль билгеләнә. Күпчелек очракта ул күчеш чорын исәпкә алып, яңа пенсия яшенә кадәр биш ел кала барлыкка килә. Әйтик, 2020 елда ташламалардан 52 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге хатын–кызлар һәм 57 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар файдалана ала.

 Кешенең “предпенсионер” статусын раслаучы белешмәне берничә ысул белән алырга була:

- Пенсия фондының территориаль органына яисә КФҮгә шәхсән мөрәҗәгать итеп;

- РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша;

- ташлама бирүче ведомствога (салым хезмәте, мәшгульлек үзәге, социаль яклау) гариза биреп.  Шул чакта бу хезмәтләр ведомствоара хезмәттәшлек каналлары буенча статусны раслау турында РПФга үзләре запрос ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев