Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Пенсия алды яшендәгеләр исемлегенә кемнәр керә

Аңлатма бирү өчен без ТР Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗевага мөрәҗәгать иттек.

- 2021 елда пенсия алды яшендәгеләр исемлегенә 1963 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм 1968 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар керә. «Пенсия алды яшендәге зат» статусы гражданнарга элек пенсия яшенә җиткәннән соң гына бирелгән төрле ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына хокук бирә. Ташламалардан файдалану өчен пенсия алды яшендәге кешенең статусы расланган булырга тиеш. Моны берничә ысул белән эшләп була. Шуларның иң гадие - РПФның рәсми сайтында электрон рәвештә белешмә алу. Онлайнрежимда белешмә алу өчен дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасының логины һәм пароле ярдәмендә «Шәхси кабинет»ка керергә, «Пенсияләр» бүлегендә «Гражданинны пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертү турында белешмәгә (өземтә) заказ бирергә» дигән төймәгә басарга, шуннан соң мәгълүмат җибәрелә торган органны сайларга кирәк. Формалаштырылган белешмәне электрон почтадан алып сакларга һәм бастырып чыгарырга, шулай ук «История обращений» бүлегендә дә карарга мөмкин. Шулай ук пенсия алды яшендәге зат статусы турында белешмәне яшәү урыны буенча урнашкан РПФның территориаль органына шәхси мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин.
      Моннан тыш, Россия Пенсия фонды пенсия яшенә җиткән россиялеләр турында мәгълүмат бирү сервисын эшләтеп җибәрде. Әлеге мәгълүматлардан гражданнарга тиешле ташламалар бирү өчен хакимият органнары, ведомстволар һәм эш бирүчеләр файдалана. 
Исегезгә төшерәбез, пенсия алды яшендәге гражданнарга түбәндәге ташламалар һәм преференцияләр бирелә: 
- җир салымы буенча ташламалар; 
- милек салымы буенча ташламалар;
 - эш бирүченең инициативасы буенча эштән азат ителүдән һәм кыскартудан яклау (эш бирүче өчен пенсия алды яшендәге кешене нигезсез эштән азат иткән өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнгән); 
- эшсезлек буенча пособиенең арттырылган күләме һәм аны түләү чорын озынайту;
 - пенсия алды яшендәге затлар өчен яңадан укыту; - диспансеризация узу өчен елына 2 көн; - региональ ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары. Пенсия фонды пенсия алды яшендәге зат статусын бары тик раслый гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев