Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Пенсия фондында яңачишмәлеләрнең актуаль сорауларына җавап бирделәр

...

Мин 3 төркем инвалид, айлык акчалата түләү алам. 2021 елның 1 мартына кадәр пандемия аркасында түләүне автомат рәвештә озайттылар. Инвалидлыкның срогы май аенда тәмамлана, аны озайту өчен миңа Пенсия фондына барырга кирәкме?

- Инвалидлык буенча пенсияне һәм айлык акчалата түләүне (ЕДВ) озайту турындагы күрсәтмә федераль инвалидлар реестрыннан алынган мәгълүматлар нигезендә кабул ителә. Чикләү чаралары аркасында Федераль медик-социаль экспертиза кешене инвалид дип тану һәм инвалидлыкны озайту турындагы карарны гражданинсыз гына кабул итә (табиблар тәкъдимнәре һәм бәяләмәләре нигезендә). Мондый гадиләштерелгән тәртип 2021 елның 1 октябренә кадәр озайтылды.

Киләсе айда әбиемә 80 яшь тула. Аңа Пенсия фондына шәхсән йөрүе авыр. Аның урынына мин (доверенность белән) пенсияне арттыру турында гариза яза аламмы?

- Пенсионер 80 яшькә җиткәндә картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне ике тапкыр арттыру каралган (иминият пенсиясе составында беркетелгән түләү - дәүләт тарафыннан билгеләнә торган гарантияләнгән сумма, ул элек түләнгән иминият взнослары күләменә бәйле түгел). 2021 елдан картлык буенча иминият пенсиясе составында теркәлгән түләү күләме 6044 сум 48 тиен тәшкил итә, ягъни 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерда әлеге сумма 12088 сум 96 тиен тәшкил итә. Андый очракта гражданнарга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, 80 яшькә җиткәч яңадан исәп-хисап ясау мөрәҗәгатьсез башкарыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, I төркем инвалидларына беркетелгән түләү шунда ук арттырылган күләмдә билгеләнә. Шуңа бәйле рәвештә, алар 80 яшькә җиткәч, беркетелгән түләү кабат арттырылмый.

Әгәр дә әбиегез туендыручысын югалту уңаеннан (бабасы үлгән очракта) пенсия алучы булса, РПФ белгечләре алдан ук картлык буенча иминият пенсиясенә күчүнең максатка ярашлыгын тикшерәчәкләр һәм гариза бирү кирәклеге турында хәбәр юллаячаклар. Уңайлы булсын өчен, аны электрон рәвештә РПФ сайтында яки РФ Дәүләт хезмәтләре Порталында әбинең шәхси кабинеты аша эшләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев