Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Пособие алу өчен белешмә кирәкме?

Пособиене рәсмиләштерү өчен мәктәптән белешмә таләп ителә. Бу мәҗбүриме?

«Мин 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие алу өчен гариза бирдем. Миңа баланың укуы турында документлар тапшырырга кирәклеге турында хәбәр килде. Бу мәҗбүри шартмы? Миңа, чыннан да, мәктәпкә барып, аннан белешмә алырга кирәкме?» Елена, Яңа Чишмә авылы

Әлеге сорауга ТРның Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә.

- Әгәр сез, гаризаны тутырганда «Бала турында өстәмә мәгълүматлар» бүлегендә «Белем бирү учреждениеләрендә көндезге уку формасы буенча укый» дигән җөмлә янында тамга куйгансыз икән, уку турында документларны тапшыру зарурлыгы хакындагы хәбәр гариза теркәлгәннән соң, автомат режимда җибәрелә. Әмма бу тамга урта махсус, һөнәри уку йортларында белем алучы яки югары уку йортларында көндезге уку формасы буенча белем алучы балаларга гына куела. Әлеге очракта уку турындагы белешмәне тапшыру зарур.

Әгәр 14 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк балагыз мәктәптә укый икән, гариза тутырганда шушы җөмлә янында тамга куярга кирәк түгел! Димәк, белешмәне тапшыру да кирәкми. Түләү билгеләү турында карар чыгару өчен баланың мәктәптә укуын раслаучы белешмә бирү законнарда каралмаган.

Тагын шуңа игътибар итегез: гариза тутырганда хата җибәргәнсез икән, РПФ аны эшләп бетерү өчен гаризаны кире кайтарачак, моңа 5 эш көне биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев