Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Яңачишмәлеләр: «Пенсия китерүне ничек үзгәртергә?», дип сорыйлар

Әлеге сорауга Яңа Чишмә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә:

 

- Пенсияне миңа өйгә почтальон алып килә, тик мин картаны ачтым һәм пенсияне банк аша күчерүләрен телим. Пенсия алу ысулын ничек үзгәртергә? РПФга бармыйча гына моны эшләп буламы? – Яңа Чишмә районында яшәүче берәү менә шундый сорау биргән.

 

Бу уңайдан аңлатмаларны Яңа Чишмә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева бирә:

– Сез үз теләгегез белән пенсия алу ысулын (әгәр элеккеге ысул уңайсыз булса) сайлый һәм аны үзгәртә дә аласыз.

Исегезгә төшерәм, пенсионерлар үз акчаларын түбәндәгечә ала алалар: Россия Почтасы аша - яшәү урыны буенча өйгә китертеп яки почта бүлегеннән үзегез; кредит учреждениеләре (банклар) аша, банк бүлеге кассасында, шулай ук «МИР» банк картасы аша.

Кирәк булганда, пенсияне китереп җиткерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин. Моның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән яңа гариза бирергә кирәк: шәхсән РПФ клиентлар хезмәтенә яки КФҮгә, йә gosuslugi.ru электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки es.pfrf.ru РПФ сайты аша.

Мәсәлән, дәүләт хезмәтләре порталында «Пенсия ташламалары» — «Пенсияне түләү» бүлегендә «Пенсия китерү турында гариза кабул итү»не сайларга кирәк. РПФ сайтының «Пенсияләр» бүлегендә шәхси кабинетта «Пенсия китерү турында гариза» дигәнне сайларга. Гаризада китерү оешмасын, пенсияне китереп бирү ысулын һәм, әгәр китерү оешмасы банк булса - счет реквизитларын күрсәтергә.

Пенсионер өчен аңа билгеләнгән пенсияне ышанычлы кеше дә ала ала. Нотариаль ышанычнамә буенча Пенсия ышанычнамәнең гамәлдә булу срогы дәвамында түләнә. Тик бу очракта пенсионерга ел саен тору урыны буенча Россия чикләрендә булганда яки тору урыны буенча (чит илгә даими яшәү урынына китүчеләрдән тыш) теркәү фактын расларга кирәк. Моның өчен РПФның теләсә кайсы территориаль органына барырга, яисә почтадан түләүне үзеңә барып алырга кирәк (әгәр пенсия китерү почта бүлеге аша башкарылса).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев