Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңа Чишмә районында техник (майлы) культуралар җыештыру бара
Яңа Чишмә районында техник (майлы) культуралар мәйданы 21 мең гектар тәшкил итә.
-
Яңа Чишмә районында пай җирләрен арендалау өчен исәп-хисап башланды
Яңа Чишмә районында аренда җирләренең мәйданы 44,6 мең гектар тәшкил итә, аларга 38,3 млн. сум аренда түләве исәпләнгән (858 сум/га).
-
Яңа Чишмә районы кырларында көзге эшләр бара
Туфракны төп эшкәртү - туңга сөрү сөрүлек мәйданнарының 38%да (22,5 мең гектарда) башкарылган.
-
Күпме сөт сатабыз
Район хуҗалыклары тарафыннан көн саен 58,4 тонна сөт сатыла, югары майлылыкны исәпкә алып (3,7%), сату 63,5 тонна тәшкил итә.
-
Яңа Чишмә районының урып-җыю лидерларын кырда бүләкләгәннәр
Бөртекле һәм техник культураларны җыю ахырына якынлаша. Урак өстен төгәлләүче соңгы атнага йомгак ясалды.
-
Яңа Чишмә районында уңыш җыю финишка якынлаша
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 7 сентябрьгә бөртекле культураларны җыю төгәлләнеп килә.
-
Яңа Чишмә районының алдынгы терлекчеләре
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына таянып, без бүген 2022 елның 8 ай нәтиҗәләре буенча машина белән сыер савучы уңган операторларның исемнәрен атыйбыз.
-
Район Мәдәният йорты фасады яңартыла
Капремонттан соң РМЙ фасады бик тә матур булачак.
-
Нефтьчеләр мәктәпләргә хәйрия ярдәме күрсәткән
Яңа уку елы алдыннан «Татнефтепром» ААҖ районның ике мәктәбенә 460 мең сумнан артык суммада хәйрия ярдәме күрсәткән.
-
Иртәгә, 3 сентябрьдә, «Җиңү диктанты» булып узачак
2022 елның 3 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасының барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән Халыкара тарихи диктант булып узачак.
-
Яңа Чишмә районының өч мәктәбендә «Минем Татарстаным» темасына күргәзмәләр оештырылган
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының өч мәктәбендә милли проектларны тормышка ашыру һәм бу хакта мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча Комиссия карары нигезендә Татарстан Республикасы, шулай ук Яңа Чишмә районындагы иң танылган объектларны чагылдырган «Минем Татарстаным» темасына күргәзмәләр урнаштырылган.
-
КФУ галиме: «Татарстанда сентябрьдә октябрь салкыннары көтә»
Киләсе атнада Казанда температура климатик нормадан шактый түбән булачак. Бу хакта бүген КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га хәбәр итте.
-
Яңа Чишмәдә юл-транспорт һәлакәте булган
Кичә, 1 сентябрьдә, 11:30лар тирәсендә Яңа Чишмә читендә юл-транспорт һәлакәте булган. Бер машина йөртүче зыян күргән.
-
Әдәмсә мәктәбе өр-яңа кебек булган
Әдәмсә мәктәбендә узган тантаналы линейкада укучыларны һәм педагогларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән район башлыгы Вячеслав Козлов, район прокуроры Станислав Козлов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдиновлар котлаган.
-
Быел 1 сентябрьдә Яңа Чишмә укучылары сафын 141 беренче сыйныф укучысы тулыландырды
Тантаналы линейка - мәктәпнең традицион бәйрәме беренче сыйныф укучылары өчен генә түгел, барлык укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары өчен дә дулкынландыргыч уза. Бүген районның 19 мәктәбендә 1412 укучы өчен тантаналы чара - «Белем көне» узды.